Аны ни белән пешерсәң тәмлерәк була?
Фрикаделька белән тәмле була. Әйе, болай пешергәнегез бармы? Булмаса, әйдәгез, аш-су бүлмәсенә!
Аннан да файдалырак үсемлек юк, ди табиблар. Шуңа күрә бу айда һичьюгы 2–3 тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итә алар.
Кайнап торган суга бераз кыздырылган фрикаделька, бәрәңге, кишер һәм суган салабыз. Пешеп җиткәндә, туралган кычыткан, 2 йомырка туглап, шулпага болгата-болгата өстибез. 1–2 минут кайнаткач, сүндерәбез.
Туралган яшел суган кыягы салып, табынга бирәбез. Янына каймак, майонез куе була. Кем ни белән ярата!
Фото: