Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 апрель 2023, 11:30

Һәр нәрсә чаманы ярата

Бүгенге көндә организмны С витамины белән баету үтә гади.

Һәр нәрсә  чаманы ярата
Һәр нәрсә чаманы ярата

С витамины аптекада рецептсыз сатыла, шулай ук кибетләрдә теләгән кадәр лимон, апельсин һ.б. җимешләрне сатып алу мөмкинлеге бар.
Аптекада сатып алган С витамины әчкелтем татлы. Авызга бер эләксә тагын һәм тагын кабасы килеп кенә тора. Нәтиҗәдә, С витаминын контрольсез рәвештә кирәкмәгәнчә чамасыз күп кабул итү хәвефе бар. Организмда С витамины артык булуының билгеләре нинди? Табиб-белгечләрнең киңәшләренә колак салыйк.
Башта аның организмга ник кирәклеген искә төшереп үтик. С витамины организм өчен коллаген, карнитин, гормоннар һәм аминокислоталар синтезенда гаять зур роль уйный. Моннан тыш, бу витамин кан тамырларын ныгыта һәм яраларны тизрәк төзәлтә. С витамины шулай ук иммун системасы өчен үтә файдалы . Ул, организмның тимерне үзләштерүенә булышып, азканлылыкны дәвалауда ярдәм итә .
С витаминына татлы борыч, карлыган, сырганак, кәбестә, бәрәңге, помидор, укроп, алма һ.б.лар бай.
Тәүлегенә кешегә 90 грамм С витамины кирәк. Продуктлар нисбәтенә күчергәндә ул - 225 грамм лимон, 45 грамм кара карлыган, 200 грамм тозлы кәбестә дигән сүз.
Организмда артык бу витамин бәвел белән бергә чыга. Әмма бүген аны күп кабул итеп агулану очраклары да бар. Ул аллергик реакцияләргә китерергә, бөерләргә зыян салырга мөмкин. Ә менә табигый продуктлар белән организмга никадәр күп эләксә дә агулану мөмкин түгел икән.

Фото:catherineasquithgallery.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: