Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 апрель 2023, 11:59

Кыйммәт торса да, гел сыйфатлы булмый

Ни өчен кызыл уылдык гаять кыйммәт тора һәм, җитмәсә, еш кына тәмле дә булмый. Моның сәбәбе берничә.

Кыйммәт торса да, гел сыйфатлы булмый
Кыйммәт торса да, гел сыйфатлы булмый

Кызыл уылдык тәменең түбән сыйфатлы булуы - аның артык озак саклануы һәм саклаган вакытта дөрес булмаган температура режимы. Уылдыкны саклау һәм кибетләргә озату буенча махсус таләпләр бар. Бу таләпләр никадәр яхшы саклана, моны сатып алучы белми. Әзер уылдык, төргәгенә карап, үзенең үзлекләрен ел дәвамында саклый ала, әмма моның өчен аны билгеле температура режимында сакларга кирәк.
Белгеч белдерүенчә, кызыл уылдык бәясе аның кайчан әзерләнүенә, сыйфатына, тотылган балык санына карый. Әгәр сезон эчендә балык аз тотылса, уылдык та аз булачак дигән сүз, нәтиҗәдә бәясе дә кыйммәтрәк булачак. Кызганычка каршы, бәясен төшерү өчен уылдык имитацияләре кушалар, саклау вакытын озайту өчен исә консервантлар өстиләр. Гадәттә ул натрий бензоаты һәм сорбин кислотасы. Рөхсәт ителгән концентрация керткәндә, ул сәламәтлек өчен куркыныч түгел, әмма капларга яңа тутырылган уылдык тәмлерәк һәм кагыйдә буларак хакы да кыйммәтрәк була.
Әгәр уылдык әчкелтем булса? Моның сәбәбе берничә. Беренчедән, әчкелтем тәм билгеле балык төрләре уылдыкларына хас була. Алар кижуч һәм нерка уылдыклары. Икенчедән, гади итеп әйткәндә, майлары әчегәндә. Шулай ук үсемлек мае өстәлүе аркасында да тәме әче була.

Фото: novyefoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: