Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 апрель 2023, 13:06

Колорадо коңгызына каршы көрәш ысуллары

Җәй җитсә, бакчачылар колорадо коңгызы белән көрәшеп вакыт әрәм итә.

Колорадо коңгызына каршы көрәш ысуллары
Колорадо коңгызына каршы көрәш ысуллары

Кызганычка каршы, бу зыянлы бөҗәкне берничек тә бетереп булмый, алай да аларга каршы көрәшү ысуллары бар. Никадәр уңышлы - сынап карыйк.
Белгеч-агроном бәрәңгене ел саен төрле участокка күчереп утыртырга киңәш итә. Ул шулай ук көл турында да онытмаска куша. Утыртканда һәм утыртканнан соң 2 - 3 тапкыр участокка агач көле суы сибәргә киңәш итә. Ун литр суга бер килограмм көл кирәк.
Бәрәңгене утыртканда да һәр төпкә бераз көл салырга кирәк.
Агроном шулай ук туфракны мүлчәләргә киңәш итә. Мүлчә колорадо коңгызының үсемлекләргә үрмәләвенә комачаулап кына калмый, корткычлардан да саклый.
Клолорадо коңгызы андыз (чистотел) исен яратмый, шуңа да бу үләннән ясалган мүлчә дә бик файдалы. Моның өчен андызны түтәл арасына салып кую да җитә.
Колорадо коңгызы салам һәм печән исенә дә сизгер. Салам һәм печәннән ясалган мүлчә коңгызга зыянлы булса, аның дошманнары, башка файдалы бөҗәкләр өчен, файдалы мохит тудыра. Алар табигатьтә күп түгел, ләкин бар. Алар колорадо коңгызына азынырга ирек бирмәячәк.
Исләр турында әйткәндә, колорадо коңгызын куркытучы башка төрле культуралар да бар. Алар: суган, укроп, сарымсак, кинза, горчица, кузаклылар, бәрхет чәчәкләре, календула, бадран (пижма). Аларның берюлы берничәсен бәрәңге янына утырту файдалы.
Бәрәңгене коңгыздан яклауда тозаклар да бик файдалы. Бер литрлы пыяла банкаларга бәрәңге кисәкләре яисә кабыкларын салып, сутын банка авызына да сөртеп, банканы муеныннан җиргә күмәргә кирәк. Банкага төшкән коңгызлар тозактан котыла алмаячак. Шулай ук бәрәңгене күмү дә коңгызларга ошамый.
Сынап карагыз, саналган ысулларның бәлки файдасын күрерсез.

Фото:priroda.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: