Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 апрель 2023, 11:44

Көн дә бер алма!

Ашарга күнегегез.

Көн дә бер алма!
Көн дә бер алма!

Ашарга күнегегез.

 

Көненә 1 алма ашау организмның С витаминына булган ихтыяҗын 1/4 өлеш канәгатьләндерә. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.

Алмаларда булган В1 витамины арыганлыкны, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә. Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас.

Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы көрәшү сәләте дә бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестерин дәрәҗәсен төшерә һәм тимер микъдарын күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агулы, авыр матдәләрдән чистарта.

Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга сылама ясагандай йогынты ясый, шул ук вакытта авыздагы микробларның 90 проценты үлә.

Фото: usadba-dzr.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: