+17 °С
Болытлы
Бер табын халыкка ике алма җитәме?
Ризыкны исраф итмәслек, артып, корып, саргаеп йөрмәслек итеп табын әзерли беләсезме?
Уйлап карасаң, 10 кешелек табынга ике алма белән бер әфлисун да җитә.
"Seviyorum" хатын-кызлар клубына нигез салучы Илмира Каракуш бу хакта болай ди:
- 10 кешелек табын корырга 2 алма, 1 грейпфрут, 2 киви, 2 груша, 1 әфлисун, бер зур булмаган тәлгәш виноград, 10 җиләк җитә. Грейпфрут, әфлисун, кивины табынга чистартып куегыз. Болай иткәндә ашарга да уңайлы, өстәл дә чүп белән тулмаячак.
Фото: greenka70.ru