

Доктор Говард Такер гомер буе эшләгән. Быел аның эш стажына 75 ел тулып киткән. Ул озын гомерлелек серен үзе булдырган биш принципка таянып яшәүдә дип бүлешә.
Беренчедән, пенсиягә чыгарга ашыкмагыз, ди ул. Йөз яше тулуга карамастан, Такер бүген дә эшләп йөри. Аның 89 яшьлек психиатр һәм психоаналитик булып эшләүче карчыгы да эшли икән. Пандемия чорында Такер өйдә ятмаган, пациентлар кабул иткән, шуннан соң интерннарны да укытырга өлгергән. Яратып башкарган эшегезне ташларга ашыкмагыз, дигән киңәшен бирә Такер. Чөнки пенсионерның өйдә генә торганда активлыгы кими, шул сәбәпле когнитив кимчелекләре дә барлыкка килә башлый.
Икенчедән, үзегезне гел генә формада тотарга тырышыгыз, ди ул. Йөзү, йөгерү, чаңгыда шуу Такерга 90 яшькә кадәрле сәламәт һәм көчле булып калырга ярдәм иткән. Бүген доктор салмак темпта көн саен 5 километр ара йөгерә. Көн саен ясалган 15 минутлык прогулка да вакыттыннан алда дөньядан китү куркынычын 25 процентка киметә ди ул.
Өченчедән, йөз яшьлек доктор тәмәке тартудан баш тартырга чакыра. Яшь чагында аның да тартып карыйсы килә, әмма әтисенең ник син үпкәңә саф һавадан башка чит нәрсә эләгүен телисең дип соравы аны акылына китерә. Тәмәке тартуның ямаш шеш авыруына китерүе сер түгел.
Дүртенчедән, кешегә үз-үзен артык чикләргә кирәкми, дигән киңәшен бирә карт табиб. Салмак яшәү тулы канлы тормышта яшәү мөмкинлеген бирә һәм шулай ук сәламәтлеккә зыян салырдай тормыш рәхәтлекләренә дә чуммаска кирәк. Такер вакыт-вакыт үзенә бер бокал мартини һәм кыздырылган ит ашарга рөхсәт итә, ләкин яшелчә-җимешкә бай булган төрле диетага өстенлек бирә. Ул хатыны белән брокколи, брюсел кәбестәсе һәм бок-чай салаты ашый.
"Менә шуларны исегездә тотыгыз",- дигән киңәшен бирә ул кызыксынучыларга.
Фото:news5cleveland.com