+17 °С
Болытлы
Эндрюның тормыш иптәше Кэролин иренең нәселендә 1885 елдан алып бер кыз бала да тумавын белгәч аптырашта калган. Аларның уллары туган булган, тагын бәбәй алып кайтырга ниятләгәннәр. "Мин авырлы булганда кем туса да барыбер, таза-сау бала гына тусын дип теләдек",- ди Кэролин.
2023 елның мартында Кэролин таза-сау кыз бала китерә. Бу барысы өчен дә зур шатлык була. Аңлашылуынча, барысыннан бигрәк әти кеше шатлана.
Менә бит, бирәм дисә бирә, Аллаһының кодрәте чиксез... Бу гаиләдә тагын кыз тумас дип кем әйтер хәзер?!.
Фото:esoreiter.ru