

Бүген – Космонавтика көне, Юрий Гагаринның батырлыгы көне!
1961 нче елның 12 апреле бөтен дөнья тарихына алтын хәрефләр белән язылган Бөек көн. Моннан 62 ел элек совет космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан.
1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут тәшкил иткән.
СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә.
1961 елның 12 апреле. Мәскәү вакыты 9 сәгать 05 минут, 06, 07...
Команда “Пуск!”
Һәм космик корабль, ут койрыгын калдырып, космоска китте.
108 минут эчендә Юрий Гагаринның корабы сәгатенә 28000 километр тизлек белән җир шары тирәли тулы әйләнеш ясый һәм туган җиргә исән-имин төшә.
Бу елмаеп кына торган мөлаем, чибәр, чиктән тыш кыю очучының исеме дөнья тарихында билгеле. Беренче булып галәмгә юл салган Юрий Гагарин эшен дәвам итүчеләр күп бүген Әмма Гагарин галәмгә юл салган беренче пионер ул!
Юрий Гагарин:
"Кеше фикеренең тизлеге әле исәпләнмәгән, ә ул бер сәгать эчендә нинди араны үтә ала! Пионер галстугын бәйләгән ерак-ерак көн турында искә төшердем. Мин «пионер» сүзенең «разведчик», «исследователь», «беренче юл салучы»дигәнне аңлатканын белдем. Искиткеч сүз! Кызганычка каршы, без барыбыз да гомеребезнең ахырына кадәр, иң кадерле хәтер, беренче пионер галстугын сакламыйбыз...
Миңа кабат пионер булырга туры килде, җирдән аерылган, аның гравитация хакимлеген җиңгән беренче кеше. Кешеләрнең барлык кыю хыялларыннан бу, әлбәттә, гасырлар дәвамында иң тормышка ашмаслык хыял, иң әкияти дип саналган».