Болар кызыклы!
10 апрель 2023, 04:47

Серле матурлык тудыручы осталар

Мөгаллимә вә остаз – Ләйсә Әдип кызы.

Серле матурлык тудыручы осталарСерле матурлык тудыручы осталар
Серле матурлык тудыручы осталар

Мөгаллимә вә остаз – Ләйсә Әдип кызы.

Шушы көннәрдә Бүздәк авылы мәдәният йортында "Хатын-кызлар бәхете мәйданы" Ачык Академиясе үтте.

Күләме буенча бик зур бу чарага мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин,  Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленария Иванова, Башкортостан Республикасы Корылтае депутаты, Бүздәк районының Шәрәфле гражданины Рида Собханкулова килгән  иде.
Буздяк районы кызлары һәм хатын-кызлары өчен төрле мавыктыргыч территорияләр тәкъдим ителде: “Талантлар”, “Сәламәтлек”, “Сәламәт балачак”, “Сәламәт елмаю”, “Һөнәри үсеш”, “Матурлык”, “Актив озын гомер”, “Яшьлек һәм актив озын гомер”, “Үсеш”, “Зәвык, “Бренд” һәм “Балачак утраучыгы”. “

“Талантлар территориясе”ндә кунакларның игътибарын Бүздәк районы осталары ясаган зиннәтле әйберләр һәм сувенирлар җәлеп итте.
Каран урта мәктәбенең тарих, технология һәм рәсем укытучысы - Ләйсән Әдип кызы Хөсәенова күргәзмә өчен каен тузыннан картиналар һәм Fluid Art техникасында эшләнгән сувенирлар әзерләгән. Аның күргәзмәсе  "Тылсымлы каен тузы һәм әкияти сувенирлар» дип исемләнгән иде.
Соңгы чорда  халыкың осталык кәсепләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә, үз туган якларына, үз милләте тарихына булган мәхәббәтне, милли традицияләрен үстерүгә зур игътибар бирә торган урыннарда бу эшләр кабаттан торгызыла.

 Ләйсән Әдип кызы үз дәресләрендә халык сәнгатенә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә эшләгән укучыларның картиналары һәм кул эшләре төрле район һәм республика чараларында күргәзмәләрне бизи. Мөгаллимә  үз осталыгы серләрен киләсе буыннарга мулдан өләшә.
Оста куллы мөгаллимә кул эшлэре, паннолар, композицияләр ясау өчен каен тузын куллана. Эшләрнең кызгылт, алсу һәм ак төсләрнә кадәр бирелүендә аның үз техникасы бар. Бу алымнар гади булмаган эшләнмәләргә гадәттән тыш матурлык бирә, ккабатланмас бизәкләр, сюжет нечкәлекләре тудыра.

Fluid Art һәм ResinArt техникасында сувенирлар шулай ук бүгенге сәләтлеләр территориясенә килүчеләрне шатландырды.

Fluid Art - абстракт яңа бер сәнгатьнең матур төре, ул күптән түгел генә популярлаша  башлаган һәм кешеләрнең игътибарын ышанычлы рәвештә яулый килә.

Fluid инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә – "сыеклык", ә Art - "сәнгать" дигәнне аңлата. Монда сурәт тукымага яки башка нигезгә салынган сыек буяулар ярдәмендә ясала. Бу техника үзенең матурлыгы белән сихерли һәм тылсымлылык тудыра. Шундый эшләр булдыру процессы нык та мавыктыргыч. Эшнең нәтиҗәсе һәрвакыт искиткеч, дизайнер эше кебек күренә.
Шуны әйтергә кирәк, Ләйсән Әдип кызы Бүздәк районында бу рәсем техникасы белән шөгыльләнә торган иң беренче оста. Бүген аның сувенирлары - чын осталар эше. Сыек материал белән эшләү - ул үзе бер сәнгать. Шедеврлар, материаллар, осталык һәм креативлык җыелмасы булганда, шушы белем нигезендә практика һәм иҗади талант табыла.
Шулай ук аның ResinArt техникасындагы эшләнмәләре соклану хисен генә китереп тора.

ResiArt - төрле төсләрне кушып, эпоксид сумала белән картиналар ясау техникасы. Нәтиҗәдә, абстракт рәсем килеп чыга. Арт-объектлар төзү өчен сумала куллану Канада һәм Австралиядә башлана. Русиядә бу технология бүгенге көннәрдә үсә килә. Оста кешеләр сумала ярдәмендә бөтен дөнья буйлап үзенең уникальлеге һәм тирәнлеге белән сокландыра торган сәнгать әсәрләре иҗат итә. Сумалага тагын да төрле төстәге пигментлар һәм буяулар өстәргә мөмкин. Төрле технологияләр арасында буяулар, тимгелләр, ялтыравыклар, ташлар, кабырчыклар һәм башка күп кенә өстәмә кулланып,  кабатланмас эффект тудырырга мөмкин.
Ләйсән Әдип кызы күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын һәм ихтирамын яулады. Хөрмәтле бәйрәм кунаклары һәм район халкыы рәссам Ләйсән Әдип кызы Хөсәенованың хезмәтенә һәм иҗатына югары бәя бирде.
Ләйсән Әдип кызына иҗади уңышлар, яңа эшләр һәм яңа проектлар телибез!

Кабатланмас эшләр авторы үзе дә бу чарадан илһам алган.

“Мин быел гына бу техника белән эшли башладым. Үземә бик ошый. Кешеләр күңеленә дә ятты эшләрем, алар мин ясаган алкаларны, брелокларны сатып алды, арытаба заказлар да булды. Каен тузыннан ясалган эшләнмәләргә дә битараф калмадылар, заказлар ясадылар”, –  ди оста куллы, чибәр ханым.

 Талантларга шулай юллар ачылып торсын, эшләрегез уң барсын, матурлык дөньяны коткарсын!

 

Серле матурлык тудыручы осталар
Серле матурлык тудыручы осталар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас