Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 апрель 2023, 12:18

Күршесенең тавык кетәгенә кергән

Күршең үзеңнән яхшырак булсын, диләр

Күршесенең тавык кетәгенә кергән
Күршесенең тавык кетәгенә кергән

Кытайда бер кеше күршесенең меңнән артык тавыгын куркытып үтергән. Ничек итеп дисезме? Хәлләр болайрак булган.

         Вакыйга алдыннан Гу Чжун исемле күршесе белән әрләшкән булган.  Күршесе Гуның участогындагы агачларны сорап тормый кискән. Моңа ачуы чыккан Гу төнлә Чжунның тавык фермасына фонарь яктыртып кергән. Ут яктысыннан котлары очкан тавыклар почмакка өелешкән. Качкан чакта тавыклар бер-берсен таптап һәм имгәтеп бетергән.

         Тавыклар ыгы-зыгысында башта 500 кош үлгән. Полиция Гуга карата гаеп белдерә һәм күршесенә 3 мең юань (436 доллар) компенсация түләттерү карарын чыгара. Вакыйгадан соң һаман тынычлана алмаган Гу янә төнлә күршесенең тавык абзарына кереп, шул ук ысул белән тавыкларны куркыткан. Бу юлы 600 тавыкны куркытып үтергән.

         Күршесе Чжун Гуны янә судка биргән. Бу юлы суд зыянны 13 840 юань (2015 доллар) күләмендә бәяләгән. Өстәвенә, 6 айга төрмәгә утыртканнар.

         Күршең үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Болар исә начарлык  буенча берсеннән-берсе уздырган, әй…

Фото: wattagnet.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: