Болар кызыклы!
10 апрель 2023, 11:34

Ерактагы якын кардәшләрдән килде сәлам

Находкада туган тел курслары эшли.

Ерактагы якын кардәшләрдән килде сәламЕрактагы якын кардәшләрдән килде сәлам
Ерактагы якын кардәшләрдән килде сәлам

Находкада туган тел курслары эшли.

 

Находка шәһәрендә яшәүче татарлар туган телне өйрәнүчеләр өчен бушлай курслар оештырган.

Мөгаллимәләре  – Рәсимә ханым Гарифуллина.  Яңа күркәм чара өлкәннәр өчен ул аралашу ләззәте бирсә, сабыйлар өчен анда яңа дөнья ачыла.

 Беренче очрашу аеруча истә калган. Ул февраль аенда, патриот –шагыйрь Муса Җәлил туган көннәрдә узган. Туган тел сөючеләр татар теле нечкәлекләрен генә өйрәнеп калмаганнар. Бу көнне Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына тирән байкау ясалган.

“Чараларга сценарийлар төзүче Ирина Гайнетдинова герой – шагыйрьгә багышланган әдәби кичәләрне кабатланмас итеп уздыра. Анда шагыйрьнең шигырьләрен яттан укырга яратучылар күп була.

Мәдинә апа, Гүзәлия, Венера ханымнар, Хатмулла әфәнде, Наил Владимирович шундый ялкынлы шигырь сөючеләр.

Бу кичәдә балаларның да катнашуы бик мөһим булды. Алар барысын да игьтибар белән карап, тыңлап утырдылар, ахырда шагыйрь портреты каршына чәчәкләр салдылар.

Ерактагы тарих битләреннән бүгенге тарихка да күпер салынды, без Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алып, бүген Махсус хәрби операциядә катнашучы татар һәм башкорт егетләре турында да сөйләшеп, аларның кыюлыгын зур горурлык белән искә төшереп утырдык”, дип яза Приморье крае Находка шәһәре “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Нуретдин Хәләфетдин улы Садретдинов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас