Болар кызыклы!
9 апрель 2023, 11:56

Климат шаккатмалы үзгәрә бара...

Моннан берничә ел элек без гаиләбез белән Кавказ тауларына сәяхәткә бардык...

Климат шаккатмалы үзгәрә бара...Климат шаккатмалы үзгәрә бара...
Климат шаккатмалы үзгәрә бара...

    Тик без аңа яраклаша алырбызмы?

   Моннан берничә ел элек без гаиләбез белән Кавказ тауларына сәяхәткә бардык. Шунда, күкләргә ашып утырган Домбай тавына алып менүче канат юлы кабинкасында тауда урнашкан кафеда эшләүче бер ханым белән утырдык. Безнең шаулап, көчле итеп аккан тау елгаларына карап соклануыбызны күреп, аның күзләреннән яшьләр атылып чыкты. “ИИ, дусларым, менә сез киләсез дә сокланасыз, ә без – урындагы халык, бозлыкларның коточкыч тизлектә эреп бетә баруын күреп елыйбыз. Сүнә бит табигать, киләчәктә безне ни көтә дип кайгырабыз”, дигән иде ул...

 

Корылык, елгаларның саегуы, өермәләр... Климат үзгәрүгә табан бара һәм Башкортстаныбызга моңа җайлашырга кирәк булачак.      Галимнәр “планетада климат үзгәрә” дип күптән борчыла. Башкортстанда да һава торышы “сюрприз”ларны күрсәтеп кенә тора: елның-елында карның кинәт эрүләре, корылык, давыллар һәм елгаларда суның күзгә күренеп кимүе – болар хәзер беркемне дә аптыратмый, чөнки гадәтигә әверелеп бара. Ә бит, уйлап караганда, алар – искиткеч зур масштаблы климатик үзгәрешләр көтүен хәбәр итүче билгеләр. Бу үзгәрешләр ил икътисадының барлык тармакларына да, һичшиксез, кагылачак. Һәм ничек кенә кагылачак әле! Кешелекнең, әлбәттә, аларга тәэсир итәргә көче җитми. Шулай да зыянны киметү һәм хәтта икътисади файда алу өчен климат үзгәрүенә яраклаша бару мөмкин һәм бу кирәк тә!

   Менә шул максат белән Русия хөкүмәте климат үзгәрүенә яраклашуның икенче этабы чараларының милли планын раслады. Киләчәктә республика халкына нәрсәгә әзер булырга? Язмабыз шулар хакында.

                                   Кызулык килә, бозлыклар эри...

   Росгидромет биргән мәгълүматларга караганда, Русиядә климат торган саен җылына бара. 1970нче еллар уртасыннан алып, һаваның уртача температурасы безнең илдә һәр ун ел саен, уртача алганда, 0,51 градуска үсә бара. Бу гомумдөнья үсү тизлегенә караганда 2,8 тапкырга артыграк (10 ел эчендә 0,18 градус). Ә Арктика зонасында җылыту тагын да ныграк сизелә: һәр ун ел саен+0,71 градуска (!).

   Галимнәр фикеренчә, җылытуның төп сәбәпләренең берсе – парник газлары концентрациясе үсүе (мәсәлән, углекислый газ, метан, фреоннар, азот оксиды һ.б.). Бу газлар табигый сәбәпләр аркасында да барлыкка килергә мөмкин, шул ук вакытта кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә. Әйткәндәй, индустриягә кадәрге чор белән чагыштырганда, углекислы газ концентрациясе – 46 процентка, ә метанныкы 157 процентка үскән.

   2022 елда Росгидромет үзенең “РФ җирлегендә климат үзгәреше һәм аның нәтиҗәләре” дип аталган өченче бәяләү докладында климат үзгәрешенә җентекле анализ бирде. Документта билгеләнүенчә, 1981 елдан алып Русиядә һәр узган ун ел, алдагы ун елга караганда, җылырак. Җылылык дулкыны (аеруча җәйләрен) үсә, кар яту вакыты кыскара (1976 – 2020нче еллар эчендә 10 елга – 1,17 көнгә), Төньяк Кавказ бозлыклары деградациясенең көчәюе күзәтелә. Шул ук вакытта явым-көшем арта (корылык өстенлек иткән көньяк төбәкләрдән тыш).

   Галимнәрнең 21 гасыр ахырына әзерләгән фаразлары әлегә ышанырлык та түгел кебек: хәлләргә карап, Русиядә кар катламы 9-32 процентка кадәр кимергә мөмкин. Ә Арктика диңгезләрендә боз кимиячәк, ә мәңгелек туңлыкның мәйданы 25-90 процентка кадәр кимиячәк.

   Җылыну процессы көчәю кышын салкын төбәкләрдә кар күләме артуга, ә җылырак якларда аның урынына яңгырлар явуга китерәчәк. Мәңгелек туңлыклар эрү нәтиҗәсендә җирлекләрнең сазлыкка әвереләчәк, торф катламнары янгыннары ешаячак, елгаларда су күтәрелү-су басулар яки экстремаль аз сулылык күзәтеләчәк. Шулай ук күлләрнең кибүе, янгын һәм көчле давылларның ешаюы, зарарлы бөҗәкләрнең киңрәк таралуы куркынычы артачак.

   Белгечләр фикеренчә, климатик үзгәрешләр шулай ук демографик процессларга да кагылачак: 2030 елга алар халык арасында үлем күрсәткеченең 0,1 процентка артуына китерергә мөмкин. Алар искәртүенчә, һава торышындагы үзгәрешләр шулай ук травма алу очракларының артуына, хроник чирләр кискенләшүенә, инфекцияләр таралуга, нерв чирләренә һәм психик тайпылышлар артуына китерергә мөмкин.

Фото: fedpress.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас