

. "Ач кешенең ачуы яман" дигән әйтем бар. Ни өчен кайбер кешеләр ачыкканда усалга әйләнәләр, кычкыралар, ә тамаклары туйса кәефләре күтәрелә?
Америка галимнәре моның сәбәбен белгән. Алар кеше организмында кәефкә тәэсир итәргә сәләтле микроблар барлыгын ачыклаганнар. Сүз кешенең эчәк трактында яшәүче озынча формадагы бактерияләр, ягъни таякчыклар турында бара. Туклыклы матдәләр җитмәгәч, шул бактерияләр зарарлы токсиннар чыгара башлый икән. Шуңа күрә кеше үзен начар хис итә, ачуы кабара һәм кызып китүчәнгә әйләнә.