

Русиядә Байкал күле табигате төбәгендә бер кат файдаланылучы пластик изделиеләр сатуны тыймакчылар. Бу көннәрдә Дәүләт Думасы депутатлары беренче укуда шул хактагы закон проектын хуплаган.
Пластик табак-савыттан тыш, полиэтилен капчык һәм сумкалар турында да әйтелә. Закон кабул ителгән очракта тыю 2023 елның 1 мартыннан үзәк экологик зонада һәм 2024 елның 1 мартыннан буфер зонада үз көченә керәчәк.
Ник нәкъ менә Байкал зонасына карата шундый катгый закон кабул ителә дигәндә, экологлар Байкалның микропластик белән ныклап чүпләнүе хакында чаң кага. Пычрану дәрәҗәсе елдан-ел көчәя бара. Байкал күленең үзәк экологик зонасында гына 12 ай эчендә 67 мең тонна (!) чүп-чар җыела икән. Урында яшәүче халык һәм туристлар калдык-постыклар белән пычрату чыганагы дип атала. Эчке туризм агымы артуы һәм пластикны утильләштерү механизмы булмавы - табигать пычрануының төп сәбәпчеләре.
Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары һәм тирә-як мохитне саклау комитеты белдерүенчә, бер тапкыр файдаланырга яраклы пластик табак-савытны алыштыру мәсьәләсе өстендә РФ сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән РФ экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы бергәлектә эшлиячәк.