Болар кызыклы!
2 апрель 2023, 10:35

Тагын бер кат кофе файдасы турында

Тикшеренүләр бу эчемлекнең яңадан-яңа файдалы якларын ача.

Тагын бер кат кофе файдасы турындаТагын бер кат кофе файдасы турында
Тагын бер кат кофе файдасы турында

Соңгы вакытта кофеның файдасы турында күп сөйлиләр. Һәм моңа сәбәп тә бар, чөнки тикшеренүләр бу эчемлекнең яңадан-яңа файдалы якларын ача.
Тикшеренүләр раславынча, кофе бавыр ямаш шеше куркынычын киметә. Кофедагы хлороген кислотасы бавыр күзәнәкләрен тергезә һәм яманшеш килеп чыгу хәвефен киметә. Әлеге хлороген кислотасы органга кан аша эләгә һәм аның ялкынсынуларга каршы үзенчәлекләре уңай йогынты ясый. Бавырга күп факторлар тискәре йогынты ясый. Алар дарудан алып, артык гәүдә авырлыгы. Һәм шулай ук бавырда май катламы хасыйл булуы сәбәпле, күзәнәкләрдә ялкынсыну процессы башлана, ялкынсыну исә күзәнәкләр мембранасын зарарлый. Менә шул чакта кофе ярдәмгә килә дә.
Өстәвенә, кофе яшь барган саен начарлана баручы хәтергә дә уңай йогынтысын ясый. Чөнки картайганда баш миендә импульслар акрынрак тапшырыла бара. Арытаба, түбән кан басымлы кешеләргә дә ярдәм итә, чөнки ул кан тамырларын кысып, басымны күтәрә.
Шул ук вакытта табиб-белгечләр киңәш итүенчә, кофены анемия яисә остеопороз белән авыручыларга эчәргә ярамый. Һәрхәлдә, бик нык чамасын белеп эчәргә кирәк. Чөнки кофе организмдагы калий һәм тимерны юып чыгара. Кан басымы югары булганнар да эчемлекнең чамасын белергә тиешләр. Сәламәт кеше исә, ашаганнан соң, көненә 3 - 4 чәшке эчә ала. Тик кофега сөт өсте түгел, гади сөт салырга кирәк, югыйсә, майлы сөт бавырга файда китерми.

Фото: letsgophotos.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас