Болар кызыклы!
2 апрель 2023, 11:17

Мыраубаегызны ничек сыйлыйсыз?

Песи халкы тәрәзә төбендә үсеп утыручы гөлләрне иснәргә, чәйнәп карарга хирыс булучан.

Мыраубаегызны ничек сыйлыйсыз?Мыраубаегызны ничек сыйлыйсыз?
Мыраубаегызны ничек сыйлыйсыз?

Ветеринарлар белдерүенчә, моның сәбәбе бар. Гадәттә коры корм ашаган песиләр гөлләргә зыян сала. Ветеринарлар мондый хәлләр песи витаминнар һәм клетчаткаларга кытлык кичергәндә була, диләр. Үсемлек алар өчен сусыл һәм яшел, ашыйсы килгәндә аларга гөлнең чәнечкеләре дә комачауламый хәтта -  аякларын һәм телләрен яралап булса да ашарга тырышачак.
Ветеринарлар гөлләрне коткару өчен хайванның туклану рационын үзгәртергә киңәш итә. Табигый ризык белән тукландыруга күчәргәндә песи гөлләрне кимерүен туктатырга мөмкин. Табигый азык белән тукландыручылар мыраубаеның бу кылыгына сирәгрәк зарлана икән.

Фото:adonius.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас