

Аны яланаякка кияргә ярамый дигән киңәш бирә алар беренче чиратта. "Кыска яисә озын спорт носкилары киегез. Икенчедән, кроссовкалар белән колготкалар бер- берсе белән ярашып бетми", - дип саный алар.
Шулай ук тезгә кадәр озын итәк белән дә кию килешеп бетми икән. Иң яхшысы - кыска итәк кию. Үкчәләргә кадәрле озын итәкләр белән кию дә яхшы. Кроссовкаларны шулай ук киң һәм иркен балаклы чалбар яисә оверсайз-пинжәк белән дә яраша.
Нинди күлмәк сайлау буенча аерым киңәшләре бар. Ныграгы кыска итәкле, бер төсле һәм рубашка-күлмәкләргә өстенлек бирү яхшырак. Бәйрәм күлмәкләре кроссовкилар белән килешеп бетми, ди алар.
Әйткәндәй, бизәкле, ялтыр-йолтыр, чуклы-чәчәкле кроссовкилар быел модада түгел ди.
Фото: o-tendencii.com