Болар кызыклы!
2 апрель 2023, 05:15

Көлегез, файдасы күп белегез!

Көлү иммунит эшчәнлеге өчен җаваплы булган гормоннар эшчәнлеген көйли.

Көлегез, файдасы күп белегез!Көлегез, файдасы күп белегез!
Көлегез, файдасы күп белегез!

Табиблар раславынча, ихлас көлү организм өчен бик файдалы. Көлү мускул һәм хис-тойгылар киеренкелеген киметә, шуның нәтиҗәсендә физик һәм психолик арыганлык юкка чыга, ди алар халыкара тикшеренүләргә таянып.
Моннан тыш, көлү канда шикәр күләмен киметергә һәм артриттан җәфаланучыларга авыртынуларын басарга ярдәм итә. Көлү шулай ук иммунит эшчәнлеге өчен җаваплы булган гормоннар эшчәнлеген көйли. Шуның нәтиҗәсендә сулыш, йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату системалары эшчәнлекләре яхшыра.
Психотерапиядә еш кына киеренкелекне һәм күңел төшенкелекләрен дәвалау өчен үз эченә төрле күнегүләрне алган көлкетерапия ысулы кулланыла, дип белдерә табиблар.

Фото: proprikol.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас