

Визажист иннек төсе белән кызлар холкы арасындагы бәйләнешне эзләгән. Эзләгән һәм тапкан. Никадәр дөрестер, тыңлап карыйк.
Раслауларынча, кызыл иннекне үз-үзенә ышанган кызлар сайлый. Ал яисә фуксия төсендәге иннекне романтик холыклылар сайлый. Шәмәхә һәм шоколад төсендәгене иҗат һәм креатив сөючеләр сөртә диләр. Табигый төсләр исә образны йомшарта, иннек хуҗабикәсенең нәфислеген һәм җылылыгын сыйфатлый икән.
Визажистлар нинди төсле иннек сайлау буенча киңәшләрен дә бирә. Әфлисун төсендәге иннек күз тапләрендәге кара түгәрәкләрне ассызыкласа, шәмәхә төсендәгесе исә тиренең сарылыгын көчәйтә. Иннекне күз белән генә чамалап алырга ярамый. Башта аны бармак мендәрчегенә сөртеп, биткә якын китереп тикшереп карарга киңәш итәләр.
Фото: letsgophotos.ru