Болар кызыклы!
31 март 2023, 07:34

Табигать чынлап та үзгәрәме?

Бүген климатның глобаль җылынуы турында көн саен ишетеп торабыз.

Табигать чынлап та үзгәрәме?Табигать чынлап та үзгәрәме?
Табигать чынлап та үзгәрәме?

Кемнәргәдер ул ошаса, кемнәрнедер тирән борчуга сала. Глобаль җылытуның уңай ягы: кыска җылы кышлар, озын җылы җәй. Әмма бу кешелек дөньясына зур проблемалар белән яный: илнең икътисадына зур зыян салына, экологик һәлакәт тудыра.
Глобаль җылыту Русия өчен дә зур куркыныч белән яный. Русия дөньяның иң салкын илләренең берсеннән санала. Шул сәбәпле җылытуның Русиягә тизрәк йогынты ясау куркынычы бар. Чөнки бозлар белән бергә мәңгелек туңлык та эри. Мәңгелек туңлыкка исәпләп төзелгән корылмалар тотрыксызга әверелә. Болар тәү чиратта нефть табу предприятиеләренә зарар килү аркасында, экологиягә зыян килүдән тыш, экономияне дә көрчеккә терәячәк. Экосостеманы тергезү исә зур чыгымнар таләп итә.
Моннан тыш, глобаль җылыту авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү циклына йогынты ясап, азык-төлек җитештерүне куркыныч астына куя, дип раслый экологлар.

Фото:vladtime.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас