Болар кызыклы!
31 март 2023, 07:09

Чәч буявыгыз нинди?

Русия табиб-дерматовенерологы, трихолог Елена Богатова хнаның чәч буяу өчен зарарсыз булуы турындагы раслауларны кире кага.

Чәч буявыгыз нинди?Чәч буявыгыз нинди?
Чәч буявыгыз нинди?

Бүген кибетләрдә хнаның нинди төрләре генә сатылмый?! Сайлап алу мөмкинлеге киң. Тик аларның барысы да табигый составлы түгел икән. Составында химик компонентлар булган хналар да шактый күп. "Мондый хналарның чәчләргә ниндидер файдасы булуы турында сөйләп тору урынсыз. Ул нибары бераз хна кушылган гади чәч буявы гына",- дип кисәтә белгеч.
Шул ук вакытта трихолог хнаның чәчләргә һичшиксез файдасы булуын да раслый, әгәр ул табигый продукт булса. Табигый хна чәчләрне ныгыта, матур төскә буйый. Әмма биредә дә бер ләкин бар икән. Хнаны чамасыз озак куллану чәчләрне төссезләндерә һәм табигый дымын суыра. Чөнки ул чәч структурасына нык үтеп керә. Хнадан соң ниндидер профессиональ процедуралар үткәрү катлаулана.
Белгеч хнаны нечкә һәм янган чәчләрдә кулланырга киңәш итми. Чөнки бу буяу ныграк калын, каты, кара чәчләрне буярга исәпләнгән.

Фото:lavali.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас