Болар кызыклы!
29 март 2023, 08:31

Мустанг

Бүген АКШ биләгән территориядә кимендә 2 миллион ат утлап йөргән дип раслый галимнәр.

МустангМустанг
Мустанг

Йорт хайваннарының күбесенең кайчандыр кыргый булуы билгеле. Әмма аларның берсе дә кыргый атлар — мустанглар — данына лаек була алмаган. Бик борынгы заманнарда Көньяк һәм Төньяк Америка далалары һәм болыннарында миллионнарча ат утлап йөргән.

                   Мустангларның килеп чыгу тарихы

Тарихчы-археологлар раславынча, Америка континентында кайчандыр кыргый атлар булган, әмма алар билгесез сәбәпләр аркасында ун мең ел элек чамасы юкка чыккан. Европалылар Американы ачкан чакта биредә атлар бөтенләй юкка чыккан булган. Колонизациянең беренче елында испаннар үзләренә мәгърур кыяфәт бирү өчен үзләре белән алып килгән атларына атланып йөргәннәр. Чөнки индеецлар (Американың төп халкы) өчен ат илаһи зат булып тоелган.

         Континентны үзләштергән саен, индеецлар һәм европалылар арасы киеренкеләнә, дошманлык арта. Шуның нәтиҗәсендә кыргый атлар пәйда була башлый. Чөнки бәрелешләрдә җайдагын югалткан  һәм сугыш-үтереш тавышыннан  акылдан шашардай булып куркып калган атлар күзләре күргән якка чабып киткәннәр. Өстәвенә, сугышта җиңгән җирле кешеләр трофей итеп атны кулга төшергәч, аның белән ни кылырга кирәклеген аңлап җиткермәгәннәр, шуңа да атларны үз иркенә җибәргәннәр. Җитмәсә, атлар Европа колонизаторлары көтүлекләреннән дә качканнар.

         Билгеле булуынча, ат — көтү малы. Качкын атлар, табышып, төркемгә оешканнар, нәтиҗәдә, кыргый атлар үрчи башлый.  Кыргый ат көтүлекләре шулкадәр күп була ки, XIX гасыр башына күпсанлы ат көтүләре ике Американың да дала зоналарын басып алган. Бүген АКШ биләгән территориядә генә шул вакытта кимендә 2 миллион ат утлап йөргән дип раслый галимнәр.

         Бу чорда аучылар ите һәм тиресе өчен кыргый атларга сунар оештыралар. Популяция кискен рәвештә кими башлый. Комсыз кеше кыргый ат көтүлекләрен кырып бетерә яза. Өстәвенә, басу җирләрен арттыру һәм киртәләп алынган көтүлекләр да кыргый атлар санын киметүгә үз өлешен сала. Нәтиҗә буларак, XX гасыр башына мустанглар саны берничә йөз меңгә генә кала.

         Үткән гасыр башында америкалылар Беренче бөтендөнья сугышында, Америка-испан сугышында катнаштыру өчен, бик күп мустангларны тоталар. Шуннан соң, 1930 еллар башына, АКШта мустанглар популяциясе 50дән алып 150 меңгә кадәр кими. 1950 елларга 25 меңгә торып кала. Кыргый атларның юкка чыгу куркынычы килеп тугач, АКШ аларны яклау буенча законнар кабул итә башлый. Башта мустангларны тотуны чиклиләр, аннары тулысынча тыялар. Бүгенге көндә Канада һәм АКШ далаларында утлаучы мустанглар саны 25-тән 35 мең башка кадәр дип санала.

«Мустанг» —  испан сүзе һәм ул тәрҗемәдә берәдәк (кыргый) йорт хайваны дигәнне аңлата.

Мустанглар Америка халкының тормышында җуелмас эз калдырган. Бу атлар — ирек, рухи азатлык һәм, гомумән, азатлыкны чагылдыра.  Мустанг үзенә дилбегә салырга маташкан ковбойлардан ычкынып, үзен арканларга ирек бирмәс өчен, биек кыядан сикерә дип исәпләнә. Асылда, бу риваять кенә.

Көчле һәм грациоз атлар матур, мәгърүр, горур терлек булып санала. Ә инде ирек сөюче мустанглар — икеләтә горур атлар.  Иҗатчыларның мустангларны үз иҗатларында файдаланулары гаҗәп түгел.  Рәссамнар, шагыйрьләр һәм язучылар аларны данлыйлар. Американың данлыклы  Ford Mustang спорт машинасына юкка гына Мустанг исеме белән аталмаган. Автомобильгә шундый исем бирүчеләрнең аның иркен далаларда чабучы мустанг сыман көчле, грацияле, җитез, матур булуын ассызыкларга тырышканнары аңлашыла. Америкалылар мустангны ил һәм Америка халкы символы дип саный дисәк, арттыру булмас.

                   Мустангның сыйфаты

Кайбер чыганакларда мустангны атның бер токымы дип атаучылар бар. Әмма бу мустанг дигән атама атның токымын аңлатмый. Мустанглар аерым популяция булып яшәүләрен дәвам итә. Аларның көтүе бер-берсе белән кисешми яисә бик сирәк кисешә.  Шуңа да мустанглар популяциясе арасында аермалыклар күзәтелә.  Өченчедән, мустанглар канында төрле токым гены бар. Әмма аларның барысын да берләштерүче уртак сыйфат бар. Тәҗрибәле ат үрчетүчеләр мустангларга бер карау белән аларның тышкы кыяфәтендә йөзләрчә еллардагы элек, мустангларның беренче көтүләре формалашкан чордагы, борынгы Европа токымнары чалымнарын күрәләр. Аеруча, XVI-XVII гасырларда, инглизләргә караганда, Испания белән Франциянең Төньяк Американы активрак үзләштерүләре сәбәпле, испан һәм француз токымнары аеруча күп. Шулай ук мустангларда беренче чиратта авыр йөк ташуга яраклашкан голланд токымнары сыйфатлары да сизелә. Моннан тыш мустанглар канында, понины да кертеп, Европаның башка төрле атлары геннары да бар. Табигый сайлап алу шартларында слабый пони һәм башка декоратив атлар токымы геннары юкка чыккан. Нәтиҗәдә, мустанглар затлы атлар токымы рәвешен ала барган. Җил сыман җитез булулары аркасында ерткычтан җиңел качалар, ә инде авыр йөк тартуга яраклашкан атлардан алар чыдамлылык белән бүләкләнгән.

Гомумән әйткәндә, мустанг — ул кешедән башка яшәүгә яраклашкан ат. Ул җитез, көчле һәм чыдамлы, ачык һава астында яши, бозлы су эчә һәм көчле иммунитетка ия.

Кеше мустангларны грациоз һәм бик мәһабәт итеп сүрәтли. Әмма бу — кеше тудырган штамп кына. Асылда, мустанглар артык биек булмаган — җилкәсеннән алып биеклеге 150 сантиметрга һәм авырлыгы 400 килограммга кадәр атлар. Гәүдә төзелешләре бик җиңел. Боларның барысы бергә мустангка күп энергия сарыф итмичә җиңел генә кош сыман очып чабу мөмкинлеген бирә. Аларның төрле төслеләре: алмачуар, туры, кызыл сары очрый.  Ә менә кара мустанг үтә сирәк очрый, ул үзенең затлы матурлыгы белән аерылып тора.

                   Яшәү рәвешләре

Кыргый атлар, борынгы «ата-бабалары» сыман, өерләргә оешып яши. Бер көтүгә, уртача алганда, 15—20 ат керә. Бик сирәк очракта күбрәк була. Йөзләрчә баш тупланган ат көтүләре гыйбәрәсен кеше уйлап тапкан. Һәр «гаилә»нең үз территориясе бар һәм алар аны конкурентлардан саклыйлар.

Көтүлектә гади иерархия саклана: баш айгыр һәм баш бия.  Альфа-айгыр көтү хәрәкәтен җитәкли, ерткычлардан саклауны «оештыра» һәм көтүдәге үзе теләгән бияне каплый ала. Тик айгырга үзенең кем булуын «аның тәхетенә» үрмәләүчеләргә даими исбатлап, ягъни көчен күрсәтеп торырга мәҗбүр. Көтүдәге башка айгырлар аңа буйсына.

Баш бия — баш айгырның «урынбасары». Ул көтүне җитәкли әгәр баш айгыр көндәшләре яисә ерткычларга бүленсә. Баш бия көч һәм тәҗрибә белән түгел, ә күпме колын тудыра алуына карап баш бия булла.

Куркыныч туган очракта мустангларның оборонада тору стратегиясе бик кызыклы. Көтү түгәрәк булып оеша: уртага колыннар һәм бияләр, ә түгәрәк әйләнәсе буенча арт саннарын —  ерткычка, йөзләрен түгәрәк ягына борып, айгырлар тезелә. Алыш вакытында айгырлар төп коралларын — көчле арт аякларын  кулланалар. Кызганычка каршы, моны видео аша да күрү мөмкин түгел, әмма бу вакыйганы үз күзләрең белән күрү җуелмас тәэсир калдыра, диләр.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә кеше мустангларны үсемлеккә ярлы булган урыннарга кысрыклап чыгарган. Шул сәбәпле кыргый ат көтүләре, сусыл үлән һәм эчәр су эзләп, көненә дистәләрчә чакрым ара үтәргә мәҗбүр. Баш айгыр, зур тәҗрибәсе һәм яхшы хәтеренә таянып, көтүне сусыл үләнгә һәм суга алып килә. Шул сәбәпле яшь айгырлар вожак була алмый.

         Токым калдыру хокукына ия булу өчен айгырларга даими көрәшергә туры килә. Аяусыз сугышта көчлеләр генә җиңә, шул сәбәпле мустанглар генофонды даими рәвештә яхшырып тора. Бия колынын 11 ай йөртә. Кагыйдә буларак, бия бер генә колын китерә. Игезәк колын тууы норма булудан бигрәк, патология-кимчелек булып санала. Болында ашыкмыйча утлап йөрүче колынлы мустанг күзләрне иркәләүче гүзәл күренешләрнең берсе.

         Язманы йомгаклап әйтәсе килә: мустангларны иярләү мөмкин булмаган эшләрнең берсе.  Мустангны тотып, абзарга кертеп бикләү артык зур мәшәкать тудырмый. Ләкин азатлык сөюче чиксез сөйкемле бу хайван барыбер дә кыргый булып кала.

                  

Мустанг
Мустанг
Мустанг
Мустанг
Мустанг
Мустанг
Мустанг
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас