Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 март 2023, 13:16

Ябыктыра торган туңдырма уйлап тапканнар

Тиздән ул кибетләргә чыгачак. 

Ябыктыра торган туңдырма уйлап тапканнар
Ябыктыра торган туңдырма уйлап тапканнар

Ростов өлкәсендә ябыктыра торган туңдырма эшли башлаганнар.

Моннан тыш, рецепт авторлары бу үзенчәлекле туңдырма организмны төрле авырулардан саклый дип ышандыра. Формасы һәм тәм буенча ул классик пломбирдан аерылмый диярлек. Туңдырманың төп компоненты — финик. Икенче компоненты - солод экстракты. Ул эчәк авыруларын дәвалый һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен нормага сала.

"Составында сөт булачак, ләкин шикәрне алып ташладык. Чөнки аны җитәрлек татлылык бирә торган финиклар алмаштырды", — дигән туңдырманы уйлап табучыларның берсе Анна Клопова.

Ябыгырга теләүчеләр һәм туңдырма яратучылар өчен бу шәп яңалык, шулай бит?!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: