Болар кызыклы!
24 март 2023, 10:44

“Синең эшең”

Димәк, яшьләр эше!

“Синең эшең”“Синең эшең”
“Синең эшең”

Димәк, яшьләр эше!

 

Анда Башкортстан яшьләре да катнаша ала һәм катнашсыннар иде.

Яшьләр эшләре буенча Росмолодёжь.Бизнес балалар һәм яшьләр хәрәкәте “Синең эшең” яңа бизнес фикерләр марафоны игълан итте.

Анда 14-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала. Алар үз бизнес фикерләрен туплап, эшкуарлык белемен үстерү һәм Росмолодёжь.Бизнес трегындагы башка проектларга кушылу мөмкинлегенә ия.

Марафон барышында экспертлар белән туры эфирлар узачак, кирәкле ярдәмче әдәбият исемлеге игълан ителәчәк һәм интерактив биремнәр – тестлар, видео-дәресләр һәм кейслар булачак. Бу өр-яңа проект. Анда якынча 10 000 яшь кеше катнашырга җыена.

  • Эшкуарлык ул – керемле эш кенә түгел, абынулар һәм егылулар да.

Экспертларның бөтен максаты – мөмкинлек булганда бушлай ярдәм күрсәтү. Аларга үзләрен сынап карау форсатын бирү, – ди «Движение первых» Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров.

Экспертлар Русиянең билгеле эшкуарлары. Алар сайлап алынган бизнес юнәлештә белем тупларга ярдәм итәчәкләр. Ә алар дүртәү: классик, технологик, креатив һәм социаль эшкуарлык. Командаларга сорауларга җавап бирергә һәм активлашырга ярдәм итүче продюсер һәм трекерлар да булачак.

Онлайн-этапны уңышлы үткән 1000 укучы үзмәшгуль статусында теркәләчәк һәм беренче сатуларын башлаячак. 75 иң уңышлы катнашучы май аенда  инвесторлар һәм эшкуарлар белән очрашу өчен Сколковога Startup Village Junior чакырылачак.

 Марафонның 3нче сезоны ачык һәм аңа шушы сайтта теркәлеп була: марафонтвоёдело.рф.

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас