Болар кызыклы!
20 март 2023, 06:13

Бу даруларны озак эчәргә ярамый

Шулай шул, дарулар бер яклап дәвалый, икенче яклап...

ru.dreamstime.comru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

Бер төр даруларны озак кабул итүнең хәвефе турында табиб-гастроэнтеролог  Рөстәм Садыйков хәбәр итте. Сүз ашказаны җәрәхәтеннән, рефлюкс-эзофагит, гастропатиядән җәфаланучыларга билгеләнә торган омепразол, лансопразол, пантопразол, рабепразол һәм эзомепразол турында бара.

Бу препаратлар ашказан-эчәк трактында тоз кислотасы продукөиясен киметә. Пациентлар бу даруларны еш кына үзаллы билгелиләр һәм еллар буе эчәләр. Бу ашказанда кислоталылык дәрәҗәсе кимү, ашкайнату процессының начараюы һәм бактериаль авырулар барлыкка килү белән яный, дип кисәтә Садыйков.  

Белгеч бу төр даруларны кабул итү кагыйдәләрен санап үтте. Аларны ашарга 30-60 минут кала 12 атнадан да артмаган курс дәвамында эчәргә кирәк. 

Чыганак: Moslenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас