Җәйгә дә аз гына вакыт калып бара. Елның иң рәхәт мизгеле булса да, җәйне күпләр: “тагын тиргә батып йөрергә туры килә инде” дип борчылып көтә...
Антиперспирантларны табиблар кеше организмы өчен зарарлы дип кисәтә. Чөнки алар тир бүлеп чыгару юлларын яба. Дезодорантларга килгәндә, аларны да бик сак кулланырга кирәк, чөнки арада зыянлылары да шактый очрый.
* Ә менә балалар тәненә сибә торган порошок тирләп интегүче өлкәннәр өчен дә файдалы икән бит.
* Шулай ук бөтнек, юкә чәчәге, кәнәфернең табигый эфир майлары да тирдән котылырга ярдәм итә.
* Рекламадагы матур савытлы флаконнардан могҗиза көтмәгез, дип искәртә белгечләр. Аларны “киемдә тап калдырмый” дип мактарга яраталар. Әйе, синтетикада тап калмый. Ә менә йон, ефәк, мамык тукымаларда, бигрәк тә ачык төстәгеләрендә, юып ала алмаслык тапларкала.
Фото: doctorpiter.ru