Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 март 2023, 19:23

Колакны мамык таякчык белән чистартырга ярыймы?

Сез ничек чистартасыз? 

Колакны мамык таякчык белән чистартырга ярыймы?
Колакны мамык таякчык белән чистартырга ярыймы?

Колакны чистартканда мамык таякчыклар кулланырга ярамый. Ул колак пәрдәсенә зыян китерә, әкренләп кеше ишетми башлый.

Таякчык белән эчтән чокыган вакытта колак сагызының бер өлеше тирәнрәк бата, ә ул анда җыелып тыгызлана, ягъни "пробка"га әверелә.

Мамык таякчык ишетү юлы тиресен ярсыта, бу исә колак сагызы бизләрен стимуляцияләүгә китерә. Алар, үз чиратында, сагызны күбрәк чыгара башлыйлар.

Фитошәмнәрне (ушные свечки) куллану да катгый тыела. Аның да колак пәрдәсенә зыян китерүе бар. 

Гомумән, колак эчен чистартырга ярамый, ул үзе чистара. Мунчадан яки душтан соң колакны сөлге белән сөртеп алу да җитә. Фен белән җылы һава өрдереп алсагыз да була.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: