“Сихәт” сәхифәсенә килгән сораулардан:
Үткән ел бер танышым: “файдасы күп, диләр” дигән сүзләр белән “золотой ус” гөлен биргән иде. Инде ул сузылып, идәнгә җитә язып үсте. Нәрсәдән файдалы, аны ничек кулланырга белмим. “Сихәт”тә шушы гөл турында язып чыгыгыз әле.
Гөлфия, Стәрлебаш.
Җавап:
Алтын мыек (Золотой ус) тышкы кыяфәте белән кукурузга охшаган гөл. 70-120 см.га кадәр үсә. Үсеп җиткәч кенә мыеклар җибәрә. Мыеклары буыннардан тора, очында исә яфраклары бар. Үрмәләп үсүче бу гөлдә 9 тулы буын барлыкка килгәч кенә аны дару буларак куллана башлыйлар.Үрчетү өчен мыек очының икенче һәм өченче буыны уртасыннан кисеп алырга һәм тамыр җибәрсен өчен сулы стаканга, аннан гөл савытына утыртырга кирәк.
Алтын мыек – зур дәвалау сәләтенә ия. Халык медицинасында ул авыртуларны басу, ашказаны асты бизе, талак, бөер өсте функциясен җайга салу, үт куыгы һәм үт юллары, ашказаны, хроник панкреатит, нечкә эчәк ялкынсынуын дәвалау максатында уңышлы кулланыла. Алтын мыек гөле ашказаны-эчәк трактының кислота-селте составын нормага китерә, организмнан шлакларны уңышлы чыгара, астма белән чирләүчеләрнең бронхларындагы лайлалы яры шешен киметә.
Гөлнең суты тәндәге яраларны да төзәтә, шуның өчен үзен “тере су” дип тә атыйлар әле. Ул җәрәхәтле, кистоз ише тире авыруларын да яхшы дәвалый.
20 см. озынлыгындагы бер яфракны ваклап банкага салырга һәм өстенә 1 литр кайнап торган суга салырга. Банканы капкач белән ябып, төреп, бер тәүлек тотарга. Төнәтмәне җылы килеш көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 40 минут чамасы кала 50шәр грамм эчәргә.
Әйткәндәй, әлеге төнәтмә күп кенә эчке авыруларны дәваларга, организмнан шлакларны, бөердән, бәвел куыгыннан вак ташларны, комны да чыгарырга сәләтле.
Бронхиаль астма белән җәфаланучылар түбәндәгечә әзерләнгән төнәтмәне файдалана алалар: 1,5 литр 40 процентлы спиртка 30-35 буын гөлне ваклап салырга да, 9 көн караңгы урында сакларга кирәк. Аннан шуны көнгә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, берәр десерт кашыгы күләмендә эчәргә мөмкин. Тик артыннан су эчәргә ярамый.
Башта авыру көчәергә мөмкин. Моннан куркырга кирәкми, берничә көннән авыру чигенер. Аппетит ачылыр, ниһаять, кеше тынычлап йоклый башлар.
Даруны көнгә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала берәр аш кашыгы эчәргә, артыннан ук 0,5 стакан ат кузгалагы чәчәкләре төнәтмәсен эчеп куярга кирәк (төнәтмә 1 аш кашыгы чималга 1 литр кайнар су коеп ясала).
Фото: botanchik.ru