Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 март 2023, 14:54

10 мең адым артык күп икән ул...

   Һәр көн саен 10 мең адым йөрсәң, сәламәт буласың дип йөдәтә безне табиблар. Аз йөргән кешеләр бу уңайдан бик борчыла...

10 мең адым артык күп икән ул...
10 мең адым артык күп икән ул...

   Һәр көн саен 10 мең адым йөрсәң, сәламәт буласың дип йөдәтә безне табиблар. Аз йөргән кешеләр бу уңайдан бик борчыла...

   Кайдан килеп чыккан соң бу норма? 1965 елда Япониянең Yamasa Cloch компаниясе Manro-kei дип аталган өр-яңа адымнар исәпләүче җайланмага рекламасын башлый. Җәйланманың исеме “10 мең адым” дип тәрҗемә ителә. Менә шул маркетинг алымы бар дөнья халкын көненә 10 мең адым ясарга кирәк дип ышанырга мәҗбүр итә дә инде! Бу идеяне башка җитештерүчеләр дә күтәреп ала һәм бүген смарт-сәгатьләрдә дә 10 мең адым – көндәлек физик активлык нормасы дип кертелгән.

   Ә бит “көн саен 10 мең адым атлау кирәк” дигән сүзләр һич тә дөрес түгел икән! Яңа тикшерүләр үткәргәннән соң галимнәр күп йөреп, организмны артык талчыктыруның кирәге юк дигән фикергә килгән. 

   Дөрес, җәяү йөрү бик файдалы. Шул ук вакытта белгечләр: “артык көчергәнеш бирү файдага түгел”,-  торган саен ешрак кабатлый. Гарвард медицина мәктәбе галимнәре, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авыруларын “йөгәнләү” өчен көненә 4,4 мең адым җәяү атлау да җитә дигән фикергә килгән.

   P.S.: Шулай да, күпчелек медицина белгечләре фикеренчә, көненә 7,5 мең адым ясаучылар – сәламәтрәк.

Фото: championat.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: