Болар кызыклы!
17 март 2023, 08:26

Кызыл-кара бәрәңге

Төрлесе бар - тәмлесе, ярмалысы...

Кызыл-кара бәрәңгеКызыл-кара бәрәңге
Кызыл-кара бәрәңге

Төрлесе бар - тәмлесе, ярмалысы...


Бу мунча ташы кебек шома һәм көрән төстәге ярмалы бу бәрәңгене “негр” бәрәңге дия идек. Безнең күзләр өчен ят булган төсле (зәңгәр, көрән) бәрәңгенең туган ягы Көньяк Америка икән.
Бүлбеләре озынча, кабыгы да, эче дә көрән төстә.
Пешкәч тә шул төсен югалтмый.

Калын кабыклы бу бәрәңге башка төр бәрәңгеләрдән аермалы буларак, озаграк та саклана. Башка бәрәңгеләр шытып чыкканда ул әле җирдән казып алган кебек ныклы була.

Составында крахмалы әзерәк, шикәр чирле кешеләргә дә ашарга рөхсәт ителә(әз күләмдә). Ашказанына да авырлык китерми, ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, эч катудан файдалы.
Югары кан басымын төшерә (гипотония белән интегүчеләргә ашарга киңәш ителми), инсультны кисәтү чарасы булып тора.

Кан тамырларын ныгыта, күрү сәләтен яхшырта.

Кайбер төр онкологик авыруларны кисәтә һәм организмның картаю процессын тоткарлый.

Үстерү технологиясе шул ук.

 

Фото:  antonovsad.ru

drestime.ru

Кызыл-кара бәрәңге
Кызыл-кара бәрәңге
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас