Болар кызыклы!
17 Марта 2023, 08:22

Иң озын асылмалы күпер төзеләчәк

Күпер агулы газ бүлеп чыгару дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иң озын асылмалы күпер төзеләчәкИң озын асылмалы күпер төзеләчәк
Иң озын асылмалы күпер төзеләчәк

Италиядә дөньядагы иң озын асылмалы күпер төзеләчәк. Күпер Сицилия утравы белән илнең материк өлешен тоташтырачак.
Күпер проекты борынгы римлылар тарафыннан ук уйланган булган, ә Италиянең бүгенге хөкүмәте күпер төзелешен күп тапкырлар тикшергән. План буенча, күпернең озынлыгы 3,2 километр тәшкил итәчәк һәм аны 2024 елда төзи башламакчылар.
Илнең инфраструктура министры Маттео Салвани раславынча, күпер агулы газ бүлеп чыгару дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, төзелеш диңгез бугазы аша сәяхәтләрне арзанайтырга , нәтиҗәдә, туристларны җәлеп итәргә булышачак.

Фото:tourweek.ru 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас