

Калган чәй зыянлымы?
Һәр иртәне “Бисмилләһ” дип тәмле чәй пешереп башлыйсызмы, дуслар? Әллә каплы чәйне генә салып болгатасыз да, эшкә йөгерәсезме? Чәй тузаны, диләр бит аны.
Чәй турындагы бу биш уйдырмага ышанасызмы икән? Бүген сүзебез шул хакта.
Чәй - табигать бүләге. Аның турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз әле.
Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә.
Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.
Кичәге чәй организм өчен "агу" ул. Дөрес түгел!
Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.
Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Дөрес түгел!
Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.
Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә. Дөрес түгел!
Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.
Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә. Дөрес түгел! Дөрес пешерелгән чәйнең бернинди зыяны да юк.
Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты – ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфрак.
Фото: