Болар кызыклы!
17 Марта 2023, 07:32

Чәчен ашаган

Кызганычка каршы, мондый начар гадәтле кешеләр саны аз түгел.

Чәчен ашаганЧәчен ашаган
Чәчен ашаган

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә 12 яшьлек кызның ашказаныннан 600 грамм авырлыгындагы чәч алганнар.
Баланың бик каты итеп эче авырта башлагач, дәваханәгә салганнар. Тикшерү нәтиҗәләре кызның ашказанының өчтән ике өлешен зур чәч тубалы (трихобезоар) биләвен ачыклаганнар. Чәчнең бер өлеше уникеилле эчәклеккә кадәр сузылган булган. Аңлашылуынча, кызның чәчен ашый торган начар гадәте булган.
Операция ике сәгатькә якын барган. Бүгенге көндә пациентканың хәле яхшырган. Дәваланып беткәннән соң аңа психотерапевтта дәвалау курсы үтәргә киңәш биргәннәр.
Әле дә ярый табиблар коткарган, югыйсә, чәчен ашап җан тәслим кылуы мөмкин булган баланың. Кызганычка каршы, мондый начар гадәтле кешеләр саны аз түгел.

Фото:onkourologi.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас