

Чит планета вәкилләре Кояш системасына кереп, безне күзәтүләре, өйрәнүләре турында Пентагон галимнәре сөйләгән.
Хәрбиләр Гарвард тикшеренүчеләре белән берлектә, NASA башка планеталарны өйрәнгән кебек, чит планета корабы җирне күзәтә дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Галәмдә 2017 елда да шундый ят объект табылган булган. Ә әле, бер ай элек, тагын берсе күзгә чалынган. Пентагон галимнәре аларны табу җиңел түгел ди, чөнки объектлар кояш яктысын тиешле кадәр чагылдырмый, шуңа күрә телескоплар аларны күрә алмый икән.
Килсеннәр, күзәтсеннәр, тик безгә зыяннары гына тимәсен.