Болар кызыклы!
15 март 2023, 08:52

Серле Кайлас тавы

Кайлас — үзенчәлекле энергетикалы кабатланмас урын булып санала. Ул миллионнарча кешене үзенә тарта. 

Серле Кайлас тавыСерле Кайлас тавы
Серле Кайлас тавы

Көнбатыш Тибет (Кытай Халык Республикасы) төпкелендә урнашкан Кайлас тавы Көньяк Азиянең төп субүләр калкулыгы булып санала. Бу районда дүрт бөек елганың чишмә башы башлана.

Кайлас тавы янында ике изге күл урнашкан:  Ракшас-тал (Ла-Нга Цо) — үле су һәм Мансаровар (Мапам-Юмцо) — тере су. Иблис һәм изге сыйфатларга бәйле бу күлләрнең беренчесендә гел генә җил-давыл булса һәм кешеләр аны читләп үтәргә тырышса, Мансаровар күленең өсте һәрвакыт тыныч, көзге сыман шома. Җил искәндә дә дулкынланмый, тыныч кала. Саф суы дәвалау көченә ия, кешегә көч һәм дәрт-дәрман бирә. Тибетлылар, изге дип атап, бу күлгә табынырга килә.

Азиянең бөек дүрт елга чыганаклары: Брахмапутра, Инд, Сатледж һәм Ганг елгаларының чишмә башы биредән башлана. Җир шарының башка бер җирендә дә иң зур елгаларның чишмә башы бер урында башланмый.

Кайлас — үзенчәлекле энергетикалы кабатланмас урын булып санала. Ул миллионнарча кешене үзенә тарта.  Дүрт диннең табынучылары: индуизм, буддизм, джайнизм һәм бон тибет традицияләре бу тауны изге һәм илаһи көчкә ия дип саный. Һәм аны «дөнья йөрәге» һәм «җир күчәре» дип атыйлар.  Борынгы бон динен тотучылар Кайлас тавы итәгендә яткан Манасаровар күлен борынгы Шанг-Шунг иленең йөрәге дип саный. Алар инануынча, Кайлас тавы түбәсендә яшәүче Шива Алласы, мәңгелек Тандаву биюен башкарып, бөтен дөньяны туктаусыз хәрәкәтләнергә һәм үсәргә мәҗбүр итә. Шива биюдән туктагач, дөнья җимереләчәк һәм аның урынына яңасы төзеләчәк, имеш.

Кайлас тавының биеклеге 6666 метр тәшкил итә дигән раслау киң таралаган.  Әмма галимнәр  бу фикер белән килешми. Аларның берәүләре тауның биеклеге 6638метр дип санаса, икенчеләре исә 6890 метр дип раслый.

Бирегә дөньяның бөтен почмагынннан туристлар сәяхәт кыла. Дөньяда альпинистларга буйсынмаган, башына альпинист аягы басмаган тау юк дисәк, дөреслеккә туры килмәс иде. Чөнки бүгенге көнгә кадәр кеше Кайлас тавын үзенә буйсындырмаган, ягъни бу тауга бер альпинист та менә алмаган. Ышанулар буенча, тау үзенә үрмәли башлаучыларны «атып бәрә», ягъни альпинистны кире якка барырга мәҗбүр итә. Бу никадәр дөреслеккә туры киләдер, моны тикшерү мөмкин түгел, чөнки Кайлас тавына менү өчен җирле властьлардан махсус рөхсәт алырга кирәк.

 Дөньяның 8 мең метр биеклектәге бөтен тауларына менгән итальян Райнхольд Месснер, тырыша торгач, 1985 нче елда рөхсәт алуга ирешә. Әмма соңгы минутларда, сәбәбен аңлатмыйча, тауга күтәрелүдән баш тарта. Моны кемнәрдер ул вакытта һава шартларының начараеп китүенә бәйләргә маташса, кемнәрдер аның күзенә нидер күренгән, ди. Ничек кенә булмасын, кыю альпинист Кайлас тавын буйсындыру уеннан үзе теләп ваз кичә.

2000 нче елдагы испан экспедициясе омтылышы да уңышсызлыкка тарый.  Кытай властьлары рөхсәтен алганнан соң команда тау итәгендә үзенең база лагерен урнаштыра. Әмма меңнәрчә хаҗи аларның юлына аркылы төшә. Ә далай-лама һәм БМО аларны яклап чыга. Массон оешмасына караган БМО  һәм Далай-лама дөньяның бу зур серләре һәм белемнәре, шулай ук Кайлас тавы сере дә, кешелек дөньясына билгеле булмасын өчен гаять зур кызыксынучанлык күрсәтә.

Кайлас тау тезмәсенең кайдан һәм ничек барлыкка килүе зур табышмак булып санала.  Галимнәр Кайлас тавының идеаль пирамида рәвешендә булуын һәм аның дүрт почмагының дөньяның дүрт кыйтгасына каравын ачыклаган. Тау бер үк вакытта һәм монолит рәвештә барлыкка килгән. Тауның ян-якларын итәгеннән алып башына кадәр, әйтерсең лә, кеше кулы уйган. Аның дүрт почмагы да шулкадәр тигез һәм техника белән шомартылган-эшкәртелгән сыман. Табигать үзе шулай кырып ясаган дисән, су, җил һәм бозның алай идеаль эшкәртүе мөмкин түгел. Тауның яше дә аңлашылып бетми. Берәүләре аның яше 20 мең ел дип билгеләсә, икенчеләре 8дән алып 12 миллион ел дип күзаллый. Әйткәндәй, галимнәр Тибетның яше 5 миллион ел дип раслый.  Ничек кенә булмасын, тау пирамида рәвешендә һәм аның токымында зур күләмдә кремний диоксиды табыла.

Кайласның көньяк сыртында уникаль вертикаль ярык бар. Ул тау үзәгеннән горизонталь рәвештә киселгән һәм дөрес сватиканы (иң борынгы символларның берсе) хәтерләтә. Аны «Свастика тавы» дип тә атыйлар икән. Кояш баеганда бу ярык һәм таш террасалар күләгәсе тау өслегендә гигант свастика барлыкка китерә. Рухи Көч дип аталган борынгы символ дистәләрчә чакрымнан күренеп тора.

                  Кайласның Көньяк Бите

Уникаль ярык, үзенчәлекле 13 баскыч барлыкка китереп, Кайлас йөзен ике өлешкә бүлә. Шул ук вакытта ул Кош юлы йолдызлыгы формасына охшап тора.

Галим, физика-математика фәннәре кандидаты, Кайлас районына кылынган тикшеренү экспедицияләрендә даими катнашучы Сергей Юрьевич Балалаев фикеренчә, бу ярык, безгә Җирнең магнит кыры энергиясенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, билгесез технологияләр ярдәмендә ясалган. Галимнәр раславынча, Кайласның тау токымы кварцка бай.  Шушы ярык аша Кайлас комплексының эшчәнлеге өчен кирәк булган кадәре энергия җыела.  Галимнәргә кварцның пьезоэлектрик һәм пьезоакустик  үзенчәлекләре күптән билгеле. Ягъни, әгәр аңа басым ясаганда, ул электр тогы һәм акустик дулкыннар эшләп чыгара ала.  Шулай итеп, җил искәндә пирамида тирәсендә көчле электромагнит кыры барлыкка килә һәм ул шунда ук тау өстендә гаҗәеп әкияти нур балкышы пәйда була.

Кайласның көньяк битендә шулай ук могҗизалы йөзләр күрергә мөмкин.  Тау ярыгының өске яртысында кеше башлары профиле шәйләнә, аның өстендә өч илаһи-изге йөз пәйда була.  Алар елның теләсә кайсы вакытында төрле ракурстан күренеп тора.

Әгәр тауның Сульяк Йөзенә карсаң, ул гаять куркыныч зат булып күренә һәм бу Шиваның җимергеч аспектын чагылдыра.  Уратадагы зат — Шиваның төзүче аспектын чагылдыра.  Уң ягы —хатын кыз йөзенә охшаган. Аны индуслар Шиваның гүзәл җефете Парвати дип атыйлар. Астан кешедә рухи һәм илаһи энергияне ачучы «алтын юл» буйлап баручы кеше йөзе чагыла.

Кайласның пирамидаль тау системасы көзге сыман шома һәм уникаль таш конструкцияләре батынкы шома өслеккә ия.

                  Кайласның батынкы көзгеләре

Биредә Кайласның Көнчыгыш Йөзен күрергә мөмкин. Аңа 2,5 километр озынлыгындагы батынкы таш көзге кушыла. Ул гадәттән тыш үзенчәлекле, трапеция формасында һәм симметрияле үзәккә ия.

Көнбатыш һәм төньяк якларында да зур көзгеләр бар.  Аларның һәркайсының биеклеге 1800 метр.  Галимнәр раславынча, мондый гаять зур тигезлекләр энергия тапшыру сәләтенә ия.  Ул, Җиһанның башка энергетик көчләренең агымнары белән кушылып, пирамидаларда туплана.

Кайласның таш көзгеләре — фән өчен зур табышмакларның берсе. Чөнки аның вакытны үзгәртү сәләтенә ия булуы теркәлгән.  Узган гасырның 80 нче елларында дүрт альпинистның серле үлеме очрагы билгеле. Алар тауның изге юлыннан читкә тайпылалар һәм вакыт көзгеләренең берсенең тәэсиренә эләкккән булырга тиешләр.  Дүрт көннән соң аларны берничә дистә елга картайган килеш табалар. Ә бу вакыйгадан соң ел ярым үткәч, алар тагын ныграк картаеп, картлыктан үләләр.

Ламалар һәрвакытта да хаҗ кылучыларны көзгеләр белән уратып алынган үлем үзәне турында кисәтәләр. Риваятькә ярашлы, анда «намус хөкеме» кылына, йоглар исә Шамбала урынына эләгү өчен бирегә үләргә килә. 

Якташыбыз, медицина фәннәре докторы, профессор Эрнст Мулдашев, аның җимергеч көченә ышанып бетмәгәнлектән, шушы үзәнгә барырга тәвәккәллек итә.  Ул моны әкият дип уйлый, әмма аяк астында кеше сөякләрен күргәч, аны кинәт курку хисе биләп алган. Соңыннан хәтерләвенчә, аның күз алдыннан бөтен тормышы үтә һәм аңның бу агымны туктату мөмкинлеге булмый. Үлем үзәнендә кеше белән нинди процесслар була һәм ул кешенең энергетикасына ничек йогынты ясый — билгесез. Эрнст Мулдашев сүзләре буенча, киңлеге 1,5 километр һәм биеклеге 8000 метр булган батынкы көзге (аны «Вакытның Төп Көзгесе» дип атыйлар) —  искиткеч гаҗәеп конструкция, аны кеше кулы ясый алмый.  Дөньяның бөтен техникасын җыйган очракта да, кеше аны эшли алмаячак. Анда башка төрле технологияләр кулланылган, борынгылар безгә караганда күпчә көчлерәк булган, ди Мулдашев.

Кайлас тавының барлыкка килүе буенча ике төрле төп караш яши: берәүләр Кайлас — кеше ясаган пирамида дисә, икенче берәүләр исә, ягъни скептиклар, Кайлас тавының ни өчен пирамида рәвешендә булуын аңлата алмыйча, аның «көзгеләрен» һәм «ишекләрен» табигый сәбәпләр белән аңлаталар. Әйткәндәй, Кайлас тавының ишекләре дә бихисап ди.

Кайласның могҗизалары әлегә гыйльми яктан ачылып бетмәгән. Тау бүгенге көчле технологияләр заманында серле булып кала бирә. 

Фото: vsegda-pomnim.com             

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас