

Америка галимнәре тәмләткечләр салынган банкаларны аш-су бүлмәсендәге иң пычрак предметлар дип атаган.
Белгечләр тикшеренүдә катнашучы 370 кешегә күркә итеннән котлет пешерергә һәм салат ясарга кушканнар. Эшкә тотыныр алдыннан галимнәр иткә кешегә зыяны булмаган МС2 бактериофагы йоктырганнар.
Тәҗрибәдә катнашучылар ризыкны әзерләп беткәч, галимнәр бетен өслектән анализ алганнар. Нәтиҗәдә тәмләткечләр тутырылган банкаларда күпсанлы микроблар табылган. Аш-су бүлмәсендә иң пычрак предметлар исемлегенә турау тактасы һәм чүп бидрәсе дә кертелгән.
Фото:fbm.ru