Болар кызыклы!
11 март 2023, 07:59

Орхидея күпереп чәчәк атсын дисәгез...

Бөек Британиядә яшәүче чәчәкләр үстерү остасы Клэр Бишоп орхидея чәчәкләренең өйдә күпереп үсү серләре белән бүлешкән.

Орхидея күпереп чәчәк атсын дисәгез...Орхидея күпереп чәчәк атсын дисәгез...
Орхидея күпереп чәчәк атсын дисәгез...

Бишоп киңәш итүенчә, тәрәзә төбендә үсеп утыручы орхидеяләргә кояш яктысы турыдан-туры төшәргә тиеш түгел, әмма яктылык саран да булырга тиеш түгел. Шушы кагыйдәне саклаган очракта затлы гөлнең чәчәкләре сәламәт һәм матур булып үсә. Турыдан-туры төшкән кояш нурлары гөлне пешерә.
Орхидея үзенең тамырын тәрбияләүгә дә зур игътибар таләп итә. Чәчәкнең төбе дымлы булып торырга тиеш, суны артык күп сибәргә ярамый, аз да булырга тиеш түгел. Гөл савытындагы катнашма кибә башлагач та су бөркергә кирәк. Катнашма исә чәчәкнең тамырлары буталмасын өчен купшак булырга, ягъни тыгыз булмаска тиеш.
Әлеге гүзәллекне марттан сентябрьгә кадәр ашлама белән тукландырып тору мөһим. Орхидеяләр үскән бүлмәдә җылылык 16 градуста югарырак булырга тиеш.

Фото:pro-dachnikov.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас