

Көтмәгәндә бала үзен сәер тота башлый: теле көрмәлә, аңы бутала. Бераздан малайның танавыннан кан китә. Укытучылар 112 санын җыеп, ашыгыч ярдәм чакырта. Дәваханәдә алынган анализ баланың канында этанол спирты барлыгын күрсәтә.
Тикшерүләрдән соң табиблар малайда бавыр авыруы - майлы гепотоз - барлыгын ачыклыйлар. Шушы авыру сәбәпле баланың эчке органнары йогуртны эшкәртә алмый, организм эндоген спирты эшләп чыгарган, ул исә канга эләккән.
Менә шундый гаҗәп хәлләр. Ярый ла, табиблар балада чирне вакытында ачыклаган.