

Мәскәүдә көнкүреш предметларын үтилләштерү эше ныклап җайга салынган. Илебез башкаласында кер юу машинасы үтилгә иң күп чыгарылган өй предметларының берсеннән санала. "Кирәкмәгән әйберләрне ташу" шәһәр сервисы шушы хакта белдергән.
Ел ярым вакыт эчендә сервис мәскәүлеләр фатирларыннан гомум авырлыгы 850 тонна тәшкил иткән 30 меңнән артык кирәкмәгән предметларны чыгарырга булышкан. Шуның 9595е кер юу машинасы булса, кирәксез суыткычыннан 9574 фатир арынган. Газ плитәсен тапшыручылар саны 3637 булган.
Сервис иске предметларны эшкәртү заводларына озата. Мәскәү мэриясе белдерүенчә, бу әйберләрнең 85 проценты икенчел чималга әверелә. Металлоломнан яңа изделиеләр әзерлиләр, суыткыч детальләреннән сантехника элементлары эшләсәләр, матрас тутырмаларын тукыма ясауда файдаланучы материал сыйфатында кулланалар икән.
2022 елның 1 мартыннан Русиядә чүп-чар контейнерларына көнкүреш техникасын, компьютерларның системалы блокларын, платаларын һәм каты дискларны ташлауны тыйдылар. Хәзер бу әйберләрне үтилләштерүгә тапшырырга кирәк. Кирәкмәгән нәрсәләрне эшкәртүгә җыю пунктларына, чүп-чар җыю операторларына яисә кибетләргә тапшырырга мөмкин.
Фото: sochi.golaika.ru