Болар кызыклы!
10 март 2023, 09:42

Бер күрешү – бер гомер

Ул гомерне озынайта да икән.  

Бер күрешү – бер гомерБер күрешү – бер гомер
Бер күрешү – бер гомер

Ул гомерне озынайта да икән.

 

Кытайның Сычуань университеты галимнәре өлкәннәрнең аралашып яшәү серләрен ачыклау буенча тикшеренү уздырып, аның гомер озынлыгына йогынтысын ачыклаганнар.

Авторлар 2002-2019 еллар агышында уртача 89 яшьтәге 28 меңнән артык кеше белән эшләгәннәр.

Өлкәннәрнең иҗтимагый эшләрдә никадәр актив булуы белән кызыксынганнар. Әйтик, алар көн саен диярлек; атнасына бер яки аннан да азрак, аена бер тапкыр яки бөтенләй дә катнашмый.

Шулай ук бик мөһим факторлар да исәпкә алынган: кайсы җенес вәкиле булуы, кереме, яшелчә-җимеш куллануы, яшәү рәвеше, сәламәтлек торышы.

 Беренче биш елда 25406 кеше иҗтимагый эшләрдә катнашмауларын белдергәнәр; 1379  сирәк кенә катнашуларын әйткән; 693 — аена бер тапкыр; 553 — атнасына бер һәм 532 — көн саен диярлек.

Тикшерүләр барышында 21161 (74 процент) кеше гүр иясе булган, 15728 тикшеренүләрнең беренче биш елында вафат булганнар.

Ара-тирә аралашкан кешеләрнең әҗәле, бөтенләй аралашмаучыларга караганда 42 процент очракта соңрак җиткән. Ай саен күрешеп торганнарның 48 процентка, атна саен аралашып торучыларның 110 процентка һәм һәр көн саен дигәндәй аралашып яшәүчеләрдә әҗәл 87 процентка соңрак килгән.

 

Фото: culture.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас