Болар кызыклы!
10 март 2023, 07:37

Авыр һәм сәер гадәткә тарыган

Пикацизм еш кына авырлы хатыннарда, кече яшьтәге балаларда һәм псхихик тайпылышы булган кешеләрдә күзәтелә.

Авыр һәм сәер гадәткә тарыганАвыр һәм сәер гадәткә тарыган
Авыр һәм сәер гадәткә тарыган

Американың Иллинойс штатының Чикаго каласында яшәүче 47 яшьлек Кеша исемле хатын бала чагыннан бәдрәф кәгазе ашарга гадәтләнгән.
Хатын "Минем сәер һәвәслекләрем" документаль телесериалының берсендә үзенең бәйлелеге турында сөйләгән. Кеша бәдрәф кәгазен 6нчы класста укыганда ашый башлаган. Ул гаилә сәбәпләренә бәйле картәнисенә яшәргә күчкән булган. Бу аңа психологик җәрәхәт сала һәм кызыкай, үзен тынычландыру өчен, бәдрәф кәгазе ашаудан башка бүтән чара тапмый. Шул вакыттан алып Кеша һәр көнне яртышар рулон бәдрәф кәгазе ашый башлаган.
Хатын бәдрәф кәгазен һәрчак үзе белән йөртә икән. Ашар алдыннан, ашказаны җиңелрәк эшкәртсен өчен, кәгазьне кисәкләргә бүлеп чәйни. Күп кәгазь ашау сәбәпле хатынның эче авырта һәм бәдрәфтә йомышын да авыр йомышлый башлаган. "Бәдрәф кәгазенең телемә тигәч эрүен тою миңа ошый",- ди Кеша. Хатын үзенең гадәтен начар дип санамый, әмма аның әнисе моны наркотик бәйлелеккә тиңләгән.
Программага чакырылган психиатр бәдрәф кәгазе кулланудан Кешаның ашказаны ярылуы мөмкин, моның үлемгә китерү ихтимал дигән. Табиб бәдрәф кәгазен ашказаны эшкәртә алмаган хуш ис сеңдерелгән дымлы салфеткаларга алмаштырырга киңәш иткән. Тапшырудан соң Кеша кәгазь ашавын икеләтә киметкән.
Бу хатынның психологик хәлен ксилофагия - агач һәм агачтан ясалган әйберләрне ашауга бәйлелек - туклану тәртибе бозылу белән аңлаталар. Ксилофагия пикацизмның - гадәти булмаган һәм ашарга яраксыз нәрсә ашауга тыелгысыз теләк - формасы булып санала. Пикацизм еш кына авырлы хатыннарда, кече яшьтәге балаларда һәм псхихик тайпылышы булган кешеләрдә күзәтелә.

Кадр: видео TLC

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас