Болар кызыклы!
6 март 2023, 05:13

500 сум акчалары жәл түгел

Тиздән - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме!

500 сум акчалары жәл түгел500 сум акчалары жәл түгел
500 сум акчалары жәл түгел

Ир-атларның 38 проценты 8 март бәйрәменә хатын-кыз коллегаларына 400-500 сум тотынырга риза булулары ачыкланган. Бу хакта "Зарплаты.ру" сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли. 

"38 процент ир-атлар 400-500 сум акча җыя, 30 процент ирләр - 500 сумнан артык, көчле затларның 22% 200-300 сум акча чыгарып салырга әзер, 4% компанияләрдә эшләүче ирләр хатын-кыз коллегаларына бүләк алыр өчен 100-200әр сум акча җыя", - диелә тикшеренүдә.

Гомумән 99% компанияләрдә 8 март бәйрәмен онытмыйлар, гүзәл затларны котлыйлар. Шул ук вакытта 43% ирләр бүләкләрне тулысынча үз акчаларына сатып ала, 42% очракта оешма һәм хезмәткәрләр чыгымнарны үзара бүлешә һәм бары тик 13% очракта гына компания үз кесәсеннән гүзәл затларның күңелен күрергә риза. 8 март бәйрәмен үткәрүнең иң популяр форматы - офиста оештырылган фуршет. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас