Болар кызыклы!
4 март 2023, 14:20

Ни өчен олы кешеләрдән үзенчәлекле ис килә?

Өйдәге әйберләргә, киемнәргә, җиһазларга да сеңә ул ис.

Ни өчен олы кешеләрдән үзенчәлекле ис килә?Ни өчен олы кешеләрдән үзенчәлекле ис килә?
Ни өчен олы кешеләрдән үзенчәлекле ис килә?

Исәпкә алганыгыз бардыр, олы яшьтәге әби-бабайларда үзенчәлекле ис була. Юк, юынмыйча йөргән яки берәр төрле авыруы булган кешеләр турында сүз бармый. Таза, сау-сәламәтләр турында. 

Чынлыкта, олы кешенең исе 2-ноненаль дип аталган билгеле бер химик матдәгә ия. Бу химик матдә кеше тиресендәге омега-7 май кислотасы таркалып беткәч барлыкка килә. Мондый картлар исе җиһазларга, киемнәргә, әйберләргә, китапларга да сеңә. 

Картайгач, мондый ис килмәсен өчен нишләргә?

Су эчәргә

Тиешле күләмдә су эчү табигый рәвештә китереп чыгаручы матдәләрне, исләрне вакытында "юарга" мөмкинлек бирә. Көненә, әкренләп, 2 литр чамасы су эчәргә кирәк.

Юынырга

Ешрак су коенырга. Өйләрендә душ, ванна булганнарга бу уңайлы, әлбәттә. Олы кешеләр көн саен берәр кабат булса да душта коенса, тәннәреннән ис килү кими. Сәламәтлек өчен бу бигрәк тә файдалы. Әгәр дә бу кагыйдәне санга сукмый башлыйсың икән, 2-ноненаль ныграк бүленеп чыга һәм истән котылып булмаячак.

Киемне алыштырырга

Эчке киемне көн дә алыштырып торырга кирәк. Картлар исе чүпрәккә тиз һәм нык сеңә.

Бүлмәне җилләтергә

Бу процедура исне бетерү өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы.

Фото: kleo.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас