

Ипи яратучыларда һәм аны күп ашаучыларда серотонин гормоны "тәртиптә" булмаска мөмкин. Серотонин - ул бәхет гормоны.
Серотонин җитешмәгәндә, кеше, үзе дә сизмәстән, икмәк һәм башка крахмаллы азыклар ашау белән ләззәтләнергә тырыша.
Ипи ашау теләген киметү өчен табигый дару - L-триптофан әчеп карарга була. Ул сәламәт туклану кибетләрендә сатыла.
L-триптофан серотонинга әверелә. Аны йокы алдыннан эчү яхшырак. Серотонин йоклап китәргә ярдәм итә һәм яхшы йоклата.
Шулай ук, ул икмәк кенә түгел, шоколад ашау теләген бетерә, депрессияне киметә.
L триптофанны ач килеш йоклар алдыннан эчәргә кирәк, чөнки ул аксым (аминокислота) булып тора. Аны даими кулланганда, икмәк ашау теләге дә бетәчәк, диләр диетологлар.
Фото: horoscopes.rambler.ru