Болар кызыклы!
3 март 2023, 13:40

Тайваньга ял итәргә барабызмы?

Тайвань хөкүмәте туризмга яңа ярдәм чаралары әзерләгән.

Тайваньга ял итәргә барабызмы?Тайваньга ял итәргә барабызмы?
Тайваньга ял итәргә барабызмы?

Тайвань хөкүмәте туризмга яңа ярдәм чаралары әзерләгән: быел илгә ял итәргә килүче һәр туристка 5 мең Тайвань доллары (12,3 мең сум) түләмәкчеләр. Ил хөкүмәте 2023 елда бу яңалыгы белән кимендә 6 миллион туристны җәлеп итәргә җыенган.
Тайвань 2022елның көзендә генә үзенең чикләрен тулысынча ачкан. Коронавирус пандемиясенә кадәр илгә ел саен 11,8 млн. турист килгән. Былтыр исә нибары 9 мең турист сәфәр кылган.
Туризм бюросының генераль директоры Чан Ши-Чжун белдерүенчә, бүленәчәк акчалар турист картасына санлы форматта күчереләчәк. Туристлар исә ул карта белән Тайваньга килгәч кенә файдалана алачаклар. Нәтиҗәдә, ил хөкүмәте күзаллавынча, бөтен акчалар кайнар комлы Азия иленең туризм секторына кире әйләнеп кайтачак.
Халыкара туристлар ул акчаларны илгә килгәч кенә ала алачак. Акча суммасы электрон билет картасында сакланачак. Аны туклану, яшәү һәм башка транспорт чыгымнары өчен файдаланырга мөмкин булачак.
Йә, дуслар шәп тәкъдим бит, әллә чынлап та Тайваньга юлланабызмы?

Фото:pulse.mail.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас