

Иглин районында яшәүче фермер Сәгыйтьҗан Идиятуллин үз хуҗалыгында аюлар тотуы белән билгеле.
Бүген аның карамаганда бер генә аю калган. Мишка кушаматлы аю баласы быел кышын йокыга китмәгән һәм кыш буена җанлы тормыш алып барган. Фермер әйтүенчә, моның сәбәбе – аюның яхшы туклануында.
“Аю ашарга азык табып булмаячагын аңлаганда гына йокыга китә. Аны ашатып торганда, ул йокламый. Яхшы ашаталар икән – димәк ул да уяу”, – ди мал җанлы Сәгыйтьҗан Идиятуллин.
Моңа кадәр фермерның хуҗалыгында Тишка кушаматлы цирк аюы бар иде.
“Тишка былтыр яз үлде. Кышкы йокыдан уянгач, биш көн утырды. Ашказаны эшләп китә алмады. Аның яше дә олпат иде инде – 26 яшьтә иде ул”, – ди Идиятуллин.
Исегезгә төшерәбез, бик нык йончыган Тишканы 2020 елда волонтерлар Ишембай районында табып алды. Ул 20 елдан артык урындагы “криминаль авторитет”ның хуҗалыгында яшәгән. Хуҗасы рәшәткә артына эләккәч, аю ачлы-туклы көн күрә. Бу хәл җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Идиятуллиннар гаиләсе аюны үзләренә карауга ала. Бу вакытта аларда инде ике аю булган була.