Болар кызыклы!
2 март 2023, 09:29

Машинаң сине ташлап китәчәк!

Бурычларын түләргә яратмаучылар өчен Форд компаниясе шундый "акыллы" машиналар чыгара башлый. 

Машинаң сине ташлап китәчәк!Машинаң сине ташлап китәчәк!
Машинаң сине ташлап китәчәк!

Тиздән Ford маркалы машиналарда хуҗаларын ташлап китәргә мөмкинлек бирүче система барлыкка киләчәк. Әле компания шушы технология өстендә эшли.

Схемасы бик гади: әгәр дә машина хуҗасы аның өчен кредитын яки салым түләми башласа, машина "үпкәли" башлый. Механизм башта кондиционерны сүндерәчәк, аннан машинаның двигателе көйсезләнә башлаячак һәм ишекләре бикләнәчәк. Хуҗасы боларны да исәпкә алмаса, машина үзе штрафстоянкага китәчәк.

Бурычлылар белән көрәшүнең шәп ысулын уйлап тапканнар, шулай бит?!

mir-la.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас