

Тәмле ашлар җырчысы.
Чын оста һәм остаз. Бу сүзләр – танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында. 28 февральдә аның тууына 96 ел тулды. Кыска гына гомерен һәм бөтен барлыгын татар халык ашларын өйрәнүгә, туплауга һәм бөтен дөньяга танытуга багышлаган шәхеснең мирасы бүген ни хәлдә?
Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов — күренекле татар пешекчесе, кулинария буенча күп китаплар авторы. «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар була.
1927 елның 28 февралендә Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында дөньяга килә. Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-пешекче дәрәҗәсенә ирешә.
1960нчы елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ урысча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медальгә лаек була.
Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим иткән. Шул рәвешчә «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.
1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.
Бүләкләре:
Ленин, Халыклар Дуслыгы орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале.
1984 елның 12 февралендә Казанда вафат була.
Хезмәтләре:
Татар ашлары. Казан, 1961.
Табигать хәзинәсеннән ашлар. Казан, 1973.
Татарская кухня. Казань, 1969.
Хыял туганда
Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында туып, өч яшеннән Казанда яшәгән егет хезмәт юлын Бөек Ватан сугышының иң катлаулы чоры – 1942 елда завод ашханәсендә башлый. Ул чакта Юныска нибары 15 яшь була. Әмма, яшь булуына карамастан, авыл һәм шәһәрдә яшәүче татарларның туклану рәвешләрен, халык ризыкларын пешерү серләрен өйрәнергә тотына ул. 24 яшендә егетне Казан ашханәләре һәм кафеларында производство мөдире итеп билгелиләр.
1959 елда тәүге китабы дөнья күрә. Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабын кулына алмаган хуҗабикәләр, ул китапны сакламаган гаиләләр Татарстанда бик сирәктер. Әмма аш-су остасы моның белән генә тукталып калмый, татар авыллары буенча йөреп, бөртекләп диярлек рецептлар җыя һәм бер-бер артлы китаплар әзерләвен дәвам итә. «Ашларыбызга гына игътибар итегез: токмачын аласыңмы, бәлешен яки татлыдан-татлы чәй ашларын әйтәсеңме – барысы да чын сәнгать әсәрләре бит алар. Белергә, өйрәнергә, шуларны табыннарыбыз күрке итү өчен, тырышып хезмәт итәргә генә кирәк», – дип яза аш‑су остасы үзе.
Юныс Әхмәтҗанов 1969 елда тормышындагы иң зур хыялын чынга ашыра – Советлар Союзындагы беренче Татар ашлары йортын ачуга ирешә. Бүген Казанның үзәк урамында урнашкан әлеге бинада Юныс ага хөрмәтенә ачылган истәлек тактасы гына утырып калды…
Татар ашлары йорты – ярты гасырдан артык эшләп, 2020 елда ябылган Казанның легендар рестораны.
– Заманында бөтен Татарстанны ашаттык инде без, – ди Юныс Әхмәтҗанов белән бергә 15 еллап эшләгән аш-су остасы, «тәмле» китаплар авторы Зөһрә Камалова. – Юныс абыйның кулы астына эләккәнгә, аның белән бергә эшләгәнгә бик бәхетле мин. Әмма Татар ашлары йортының язмышы өчен бик кайгырам. Юныс абый бакыйлыкка күчкәннән бирле тәртип булмады кебек инде анда… Яхшы җитәкче кирәк шул мондый җиргә.
Юныс ага өчен кадерле булган Татар ашлары йортының соңгы еллардагы язмышы өчен әле берәү, әле икенче берәү җаваплы булып карады. Әмма заманында шәһәр халкы һәм кунакларының яраткан урыннарының берсе булган әлеге бинаның ишекләре инде шактыйдан бикле. Ә күптән түгел генә аны Бауман урамындагы «Музей иллюзий», «Дом вверх дном» һ.б. күңел ачу үзәкләренең хуҗасы, эшмәкәр Александр Донской сатып алган. Хәзер Татар ашлары йортының киләчәге – яңа хуҗа кулында. Аның үткәне белән танышырга өлгергән эшмәкәр бу бинаны нишләтмәкче була икән? Бу сорауны үзенә бирдек.
– Нәтиҗәсен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма ул күңел ачуга юнәлдерелгән проект булачак. Моңарчы бер җирдә дә күренмәгән яңа форматлар кулланырга ниятлим. Хәзерге вакытта мин Япония, АКШ, Гарәп Әмирлекләренә сәфәр кылып, бу проект өчен кызыклы идеяләр эзлим, – диде ул. – Ни өчен Казанмы? Чөнки Татарстан башкаласы туристлар саны буенча – алдынгылар рәтендә. Ә Бауман урамы – монда килгән кунакларның иң яраткан урыны. Шуңа да мин бу бинаны сатып алырга булдым. Аның тарихын, эчтәлеген беләм, хәтта мондагы мохитне саклау теләге дә бар иде. Әмма мин – татар түгел. Шуңа да миңа сезнең милли традицияләрне аңлау, аеруча саклау бик авыр.
Шулай итеп, инде әйткәнебезчә, Татар ашлары йортында Юныс Әхмәтҗановның эзе истәлек тактасы рәвешендә генә калды.
– Татар ашлары йортының өске катында Юныс абыйның музей кебегрәк эшләнгән хәтер почмагы бар иде. Мин аның исәнме-юкмы икәнен белмим дә инде хәзер… Әйберләр күп иде анда, тулы бер музей ачарлык. Ачарга кирәк тә! Һич югы ул хәтер почмагы Татар ашлары йортында сакланырга тиеш. Яңа хуҗа 15 квадрат метр урынын кызганмас әле. Юныс абый – бу бинага нигез салучы бит! – диде Зөһрә ханым Камалова.