Болар кызыклы!
28 февраль 2023, 04:09

"Минем беренче намазым"

Диндә  тәүге адымнар.

"Минем беренче намазым""Минем беренче намазым"
"Минем беренче намазым"

Диндә  тәүге адымнар.

 

Уфа шәһәренең Киров районы "Ихлас" мәчетендә "Минем беренче намазым" дип аталган күркәм чара узды. Бу проект 2019 елда Татарстанда Гүзәл Габдрафыйкова һәм билгеле җырчы Гүзәлем тарфыннан оештырылган. Бу чара Ислам диненә тәүге адымнарын ясаучы, Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләрне бергә җыя.

Чараны Уфада "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред хәзрәт Дәүләтшин һәм Башкортстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова оештырды.

Альфред хәзрәт Дәүләтшин сәламләү сүзендә чарага фатыйхасын бирде. Коръән Кәрим укылып, дога кылынды.

Гүзәл Миңнеханова һәм Гүзәл Габдрафыйкова "Минем беренче намазым" проектының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Гүзәлем Уфа мөслимәләре өчен яулык бәйләү буенча осталык дәресе уздырды. Розалия Халикова тәһарәт алу һәм намаз уку буенча дәрес үткәрде.

Башкортстанда намазга өйрәтү буенча дәресләр һәр мәчеттә һәм мәдрәсәдә алып барыла. "Минем беренче намазым" кебек проект Уфада беренчегә уздырылды. Динебезнең киләчәге өчен, Ислам диненә беренче адымнарын ясаучы ханым вә туташлар өчен бу чара ифрат зур мәгънәле булды. Анда йөздән артык хатын-кыз катнашты. Бу мисал безнең көннәрдә кешеләрнең дингә ихтыяҗының никадәр зур булуын, аның арта килүен раслый.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас